Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт мөгәллимәләре мәчеттә очрашты

27 ноябрь көнне Р.Фәхретдин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте.

Әлеге җыелышта Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наиля Җиһаншина, данлыклы Сәидә Аппакова катнашты. Наиля Җиһаншина абыстайларны үзе җитәкләгән оешманың эше һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп Наилә Зиатдинова билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса