Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт кызы Лилия– Татарстанның иң үрнәк гүзәл заты

8 Март бәйрәме алдыннан "Ел хатын-кызы", "Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенә йомгак ясалды. Унсигезенче тапкыр үткәрелүче әлеге бәйгенең ун номинациясенә 400 дән артык гариза кергән. Һәм шуның кадәр кеше арасыннан Әлмәттән Лилия Заһретдинова финалга узып, "Хатын-кыз - ел үрнәге" номинациясендә җиңүче булып танылды.

Лилия кырыс жюрины ничек әсир итә алды икән? Физик мөмкинлеге чикләнсә дә, рухи байлыгының иксез-чиксезлеге беләнме яисә бүген күбебезгә җитенкерәмәгән ихтыяр көченең ныклыгы яки таланты беләнме?

- Мин бәйгегә үзем һәм тормышым турында видео-ролик тәкъдим иттем. Аның аша кешенең мөмкинлекләре чикләнгән булса да, үз-үзеңне үстерү, камилләштерү өчен киртә булмавын сөйләдем һәм күрсәттем. Инвалидлар дөньясында да матурлыкка, илһам, хыялларга урын бар... Тормыш коляскада да бәхетле, иҗат белән сугарылган, кабатланмас, гүзәл була ала, - диде Лилия Заһретдинова.

Быел финалга кадәр зона туры Азнакайда үтте. Жюри һәм тамашачылар хөкеменә хореограф һәм бию мәктәбендәге кызлар белән әзерләгән "Ел фасыллары" биюе күрсәтелергә тиеш була. Сюжет буенча Лилия башта үзе язган шигырен укый, аннан кызлар аның бәйләгән шәлләре белән бии. Лилия үзе дә аларга кушыла. Һәрбер шәл ел фасыллары төсен чагылдыра. Әмма чыгышка ныклап әзерләнсәләр дә, көтелмәгән хәл килеп чыга. Башта әнисе биергә рөхсәт итмәгәч, соңгы репетициягә бер кыз килми, аннан инвалид коляскалары өчен күтәрткече булган шәһәрдәге бердәнбер социаль такси - Лилияне кызлар белән ике көннән Азнакайга илтергә тиешле машина ватыла. Шулай итеп, бәйгегә Лилиянең үзенә генә барырга туры килә.

- Минем әзер видео һәм портфолио бар иде, шулай булса да, чыгышымны тиз генә үзгәртергә булдым. Сәхнәгә чыгарга 3 сәгать кала өч хатын-кыздан шәлләремне ябып, матур итеп үтүләрен сорадым, - дип сөйләде әңгәмәдәшебез.

Лилиянең тормышындагы төп девизы - "Инвалид арбасы ул яшәү рәвеше түгел, хәрәкәтләнү чарасы гына" дигән сүзләр. Видео-визиткадан соң татар һәм рус телендә шигырьләрен укыган гүзәл кыз татар, рус, немец һәм инглиз телендә әлеге фразаны кабатлый. Гаҗәеп күренеш! Моңа өстәп балалар йортында эшләүче хатын-кызлар аның үз куллары белән бәйләгән аллы-гөлле шәлләре белән мәгърур атлап сәхнәдән үтә. Алай да әлмәтле соңгы минутка кадәр финалга узармын дим өметләнми. Әмма... .

Башта зона турында, аннан финалда жиңү. Җиңүчеләр арасында исем-фамилиясен ишеткәч, Лилия үзен әкияттәге кебек тылсымлы дөньяда хис итә.

- Башта күңел ышанмыйча торды. Мин бит әлеге бәйгегә очраклы гына эләктем, - ди ул кичерешләре белән уртаклашып. - Калабызның хатын-кызлар комитеты "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" бәйгесенә мине күрсәткәч, шунда ук никадәр зур җаваплылык йөкләтелгәнлеген аңладым һәм ныклап әзерләндем. Чөнки һәркемне дә республика дәрәҗәсендәге шундый мәртәбәле бәйгегә тәкъдим итмиләр. Физик мөмкинлегем чикләнгән буларак, миңа аерата нык игътибар итәчәкләрен аңладым. Дөрес, илдә сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр аз түгел, ләкин яшь, актив инвалидларны бармак белән генә санарлык. Мин коляскадагыларның актив тормышы беркемне дә гаҗәпләндермәсен иде дип телим. Бу даими үсеш алган шәһәрдә норма булырга тиеш. Җиңүем физик мөмкинлекләре чикләнгән башка кешеләрне дә республика бәйгеләрендә катнашырга канатландырыр дип өметләнәм. Үз-үзеңә ышанырга, рухланып яшәргә генә кирәк.

Газета укучылар Лилия Заһретдинова чит телләр дә белүен аңлагандыр.

Инглиз теленә мәхәббәт аңа 21 нче мәктәптә укыганда сыйныф җитәкчесе Роза Нурулловна Төхфәтуллинадан күчә. Укучысының белемгә омтылышын күреп, ул аның өчен махсус методика сайлый, тәрҗемәгә авыр текстлар бирә, яңа биремнәр, иншалар уйлап таба. Лилия шулай итеп инглиз телендә фикерләргә өйрәнә.

Шунысын билгеләп үтәсе килә, мәктәптә дә, институтта укыганда да аның сәламәтлек торышы исәпкә алынмый, таләп һәркемгә бертөсле.

- Тормышымда мондый укытучылар очравына рәхмәтлемен. Мин мәктәптә укыган елларда үзләре мәктәпкә мөстәкыйль бара алсалар да, инклюзив белем алу - сәламәт һәм аз хәрәкәтләнә торган балаларның бергә укуы турында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Институтта да ул чакта дистанцион һәм инклюзив уку булмады. Бу проблема әле дә кайбер шәһәрләрдә саклана. Инвалидларның да укыйсы килә. Әмма пандуслар һәм лифтлар булмау сәбәпле мәктәп һәм вузларга йөрү хыялда гына кала, - дип борчыла шәһәрдәшебез. - Күпчелек Интернет аша дистанцион белем алырга тәкъдим итә. Минем моның белән килешәсем килми. Шәхес үсешендә яшьтәшләрең белән аралашу, педагоглар белән бәхәсләшү иң зур рольне уйный. Дөньядан аерылып, бары тик өендә генә укыган инвалид җәмгыятьнең нинди тулы канлы әгъзасы була алсын ди. Һәр кеше, сәламәтлеге чикле булса да, үзенең иленә файда китерә аласын белергә тиеш.

Лилия АГИМСта укыган елларын да рәхмәт сүзләре белән искә ала. Монда да аңа ташлама ясалмый, башкалар белән беррәттән студент эшләрендә, семинарларда катнаша. Чит ил китапларын ул оригиналь телдә укырга ярата. Китап кибетенә кергәч, яңа китапларны карамыйча чыгып китә алмый. Ул үзе дә төрле телләрдә шигырь һәм хикәяләр яза. 2013 елда аның проза миниатюралары һәм инглиз телендәге шигырьләре инвалид авторлар иҗаты җыентыгында басылып чыга. "Киләчәктә бәлки хикәяләр, роман һәм шигырьләремне үз эченә алган аерым китабым да басылып чыгар", - дип ышана Лилия. Аның остазы - "Ак карга" әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе Наилә Ахунова. Билгеле булганча, ул физик мөмкинлекләре чикләнгән иҗат кешеләренә зур ярдәм күрсәтә. Әлмәттә әлеге берләшмәнең "Ак каурый" дип исемләнгән филиалы да эшли.

- Наилә Гарифҗановна рецензияләр яза, яңа исемнәрне барларга, җыентыкларда басылып чыгарга ярдәм итә, бәйге һәм фестивальләр оештыра, - дип рәхмәт сүзләрен җиткерде Лилия Заһретдинова остазына. - Вероника Тушнова исемендәге "Мәхәббәт галактикасы" ачык поэзия фестивале Казанда 17, Әлмәттә дүрт ел уздырылды инде. Фестиваль лауреатларының күпчелеге - физик мөмкинлекләре чикләнгән авторлар. Моннан тыш Наилә Ахунова инвалидларның төбәкара иҗат фестивален уздырырга да ярдәм итә. Ул иҗат эшләрен тәнкыйтьләп, дөрес юнәлеш тә бирә, канатландыра да белә.

Лилия Әлмәт татар дәүләт драма театрына да гашыйк икән. Дөрес, күп еллар дәвамында пандус булмау сәбәпле, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә мөстәкыйль рәвештә театрга бару мөмкин түгел иде. Театрның 70 еллыгына ясалган ремонт барышында аларның да мәнфәгатьләре игътибарга алынды. Хәзер Лилия Заһретдинова бер спектакльне дә калдырмаска тырыша. "Театрны мин шәһәрнең мәдәни һәм рухи тормышы нигезе дип күрәм", - ди ул.

Лилиянең бәйләгән әйберләренә сокланмаган кеше юктыр. Ул кулына инәне 10 яшендә ала. Бүген аның бәйләмәгән әйбере калмагандыр. Института укыганда хәтта заказ бирүчеләр дә күп булган. Ә хәзер крючок белән төрле бизәкле пончо, палантиннар, шәлләр бәйләргә ярата. Шахмат уйнарга, милли татар ризыклары пешерергә дә вакыт таба ул. Гөлләр үрчетү һәм үстерү - яраткан шөгыльләренең тагын берсе. Урманда, кырга чыккач төшергән фотолары да профессионалларныкыннан ким түгел.

- Әниемнән мин төшенкелеккә бирелмичә, табигать матурлыгына сокланып, тормышнын ямен татып яшәргә өйрәндем. Кечкенәдән әтием сыман акыллы булырга, күп белергә, төрле китаплар укырга омтылдым. Гаиләдә мин икенче бала,. Абыем Эльдар - юмарт, акыллы, кешелекле, кайгыртучан кеше. Балачактан ук без тату үстек - республикада быел елның иң үрнәк гүзәл заты булып танылган Лилия Заһретдинова фикеренчә, ныклы гаилә дөньяда иң төп, мөһим таяныч булып санала. Хак сүзләр!

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса