Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт-Кәшер автобусы “шартлаган”?!

Бүген иртән Яңа Кәшер - Әлмәт юлында гадәттән тыш хәл була.

АПОПАТ автобусы (ПАЗ) двигателендә янгын башланып, пассажирларны тиз арада урамга чыгарырга туры килә.

- Автобуста 6 яше тулмаган 5 бала һәм зурлар бар иде. Бик

курыктык! Хәтта шартлау булды. Ул автобусның ватык икәне сизелә иде, барганда ук әллә нинди тавышлар чыгарды, аннан шофер туктап двигательне караган арада янгын да башланды. Салон эче дә янды. Юлдагы шоферлар туктап, янгын сүндерү җайланмасы белән утны сүндерә алды. Мәхшәр булды инде! Безгә икенче автобус җибәрәбез дип әйткәннәр иде, бер сәгать эчендә дә ул килеп җитмәде. Өшеп юл чатында басып тордык. Ахыр чиктә юлда очраган машиналарга утырып китәргә мәҗбүр булдык. АПОПАТның иң иске автобусларын авылларга җибәрәләр. Адәм көлкесе, - диде Әлмәттә яшәүче һәм әлеге авариянең шаһиты булган А. К.

Әлеге вакыйга турында төгәл мәгълүматлар билгеле булгач, тагын язып чыгарбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса