Әлмәт коткаручылары машина эченнән “зыян күрүчеләрне” коткарды
Әлмәт коткаручылары Татарстанда иң яхшылар булып танылды.
Алексеевск бистәсендә узган ярышларда аларга авариягә эләгеп, ишекләре бикләнеп калган машина эченнән шартлы зыян күрүчеләрне коткарырга туры килде. Һәм әлмәтлеләр бу бурычны иң беренче булып үти алды. Ярышларда республиканың иң яхшы янгын подразделениеләреннән 11 команда катнашты. Әлмәт данын икенче ФПС отрядының Ямаши авылындагы 77 нче янгын-коткару часте командасы яклады. Күчмә кубокны безнең команда яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа