Әлмәт кешесе шприцка салып әфъюн саклаган
Узган тәүлектә хокук сакчылары 4 җинаять ачыклаган: 1 се мошенниклык, 2 се урлау очрагы, 4 факт корал алу белән бәйле.
Май башында билгесез берәү Миңлебай авылында Кичү елгасы аша күпердән 3 метрдан артык озынлыктагы тимер торбаны кисеп ала. Мактама полиция бүлеге хезмәткәрләре шушы ук авылда яшәүче 60 яшьлек элек тә хөкем ителгән ир-атны тоткарлый. Урланган торба алынган, тикшерү эше бара.
Шушы көннәрдә хокук сакчылары 39 яшьлек ирне тоткарлый. Тикшерү вакытында аның кесәсендә тонык төстәге сыеклык салынган шприц табыла. Авырлыгы 0,51 граммлы ацетильләшкән әфъюн була ул.
Исерек хәлдә машина белән идарә итүчеләр ачыкланып кына тора. Бер тәүлек эчендә ЮХИДИ инспекторлары әнә шундый 3 машина йөртүчене тоткарлый. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 99 факт та билгеле.
Әлмәт полиция бүлегенең матбугат хезмәте биргән мәгълүматлар буенча Ләйләгөл МИНАЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа