Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт, Казан, Зәйдә наркотиклар тараткан эре төркем тоткарланган

Татарстан наркополицейскийлары психикага тәэсир итүче матдәләрнең зур күләмдәге законсыз әйләнеше белән шөгыльләнгән аеруча куркыныч җинаятьчел берләшмәне юкка чыгарган. Татарстанда Казан, Зәй, Әлмәттә хәтәр синтетик наркотикка тиң - PB-22-F дип аталган психоактив матдә сатучы эре төркем тоткарланган. Россиядә уникаль очрак: наркотик матдәләр исемлегенә кертелгәнче үк, җинаятьчел наркоберләшмә составында синтетик наркотик аналогларын...

Бу хакта бүген Россиянең Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Сергей Каменов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, төркемнең 10 кешесе тоткарланган. Аларның һәркайсы үз гаебен таныган, һәркайсына карата җинаять эше кузгатылган. Наркочелтәр Казан, Әлмәт һәм Зәйдә таралыш алган. Бу челтәрне берничә тапкыр мошенниклык өчен хөкем ителгән, 5 елдан артык гомерен иректән мәхрүм итү урыннарында үткәргән, берничә ел федераль эзләүдә булган Молдова Республикасы гражданины җитәкләгән. Россиягә ул алдан ук җинаять эшчәнлеге белән шөгыльләнү нияте белән килгән. Казанда яшәүче гражданин үз канаты астына, Казанда, шулай ук Әлмәт һәм Зәйдә синтетик наркотиклар сату белән шөгыльләнүче ике җинаятьчел төркемне берләштергән.

Җинаятьчел эшчәнлеккә Зәй һәм Әлмәттән барлыгы дүрт кеше җәлеп ителгән. "Җинаятьчел берләшмә җитәкчесе курьерлар аша җинаятьчел төркем әгъзаларын наркотикның яңа төре белән тәэмин иткән. Кергән акчаның саллы өлеше молдаванның хатыны счетына күчерелгән.

Хәзерге вакытта барлык тикшерүләр үткәрелә, якын арада җинаять эше Әлмәт шәһәр судына тапшырылачак. Чөнки җинаятьләрнең күбесе анда кылынган. Гаепләнүчеләрнең барысы да диярлек үзләре дә наркотикларны кулланучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250