Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт инвалидлары артист булды

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Яшьләр үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Быелгы тантана үзенчәлекле үтте - бүләккә яңгыраган музыкаль чыгышларга өстәп инвалидлар үзләре дә спектакль күрсәтте.

Тормышның кадерен күбебез аңламый. Я тегесеннән, я монысыннан зарланырга яратабыз. Шкаф тулы кием-салым, "кияргә әйбер юк" дибез, ял көннәрен гаилә белән файдалы итеп уздыру өчен калабызда күпме урын бар - "вакыт җитми", бер көн су яки җылылык булмыйча торса, дөнья беткәндәй була. Инвалидлар арасына чыккач кына боларның барысының да вак-төяк булуын аңлыйсың. Бу дөньяда иң мөһиме сәламәтлек икән. Күзебез күрсә, колагыбыз ишетсә, аяк-кул йөрсә, зиһенебез йокламаса - менә кайда ул бәхет. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр сау-сәламәт кешеләргә күп яктан үрнәк. Алар ихтыяр көчләрен туплап, төшенкелеккә бирелмичә, тырышып-тырмашып тормыш көтә, сыкранмаган һәр минутын файдалы эшкә багышлый, үрләр яулый. Мисал якында гына. Быелның октябрь аенда Польшада инвалидлар арасында армспорт буенча узган дөнья чемпионатыннан Линар Дәүләтов җиңү белән кайтты. Ә Рафаэль Хәйретдинов бронза алды. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларга бәйрәм тантанасында район Советы һәм башкарма комитеты бүләкләрен тапшырды.

-Безнең төбәктә 12 мең инвалид яши, аларның 596 сы балалар. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә социаль ярдәм күрсәтү өчен ил һәм республика күләмендә, Әлмәт районында күп эш башкарыла. "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы шәһәрдә 2011 елдан бирле тормышка ашырыла. Бүген әлеге эшләргә 60 миллион сумнан артык акча тотылды. Программа киләчәктә дә дәвам итәчәк, - диде район башлыгы котлау чыгышында.

Ел саен бу вакытта инвалидлар ункөнлеге уздырыла. Ул физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә тагын бер кат игътибар күрсәтү, ярдәм итү көннәре дә. Бәйрәм тантанасына да килгән иде хәйриячеләр. Сәхнәгә чакырылган инвалидларның кайсы кер юу машинасы, телевизор, кайсы конвертка салынган матди ярдәм һәм башкалар белән төшеп китте. Ярдәм күрсәтүчеләр арасында дин әһелләре, Азәрбайҗан диспорасы да бар иде. Даруханәләр дә өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган инвалидларга глюкометрлар һәм тонометрлар бирделәр.

Бүләк алучылар арасында булган Алексей Скворцов та алтын куллылыгы белән соклану тудырды. Хәрәкәте чикләнсә дә, таланты иксез-чиксез егетнең. Алексей графика белән картиналар ясый. ТИСБИда укыганда рәсем сәнгате белән мавыгуын күреп, аны тәҗрибә уртаклашу өчен Америкага җибәрәләр. Якташыбыз ясаган картиналарны американлылар шунда ук алып бетерә. Бүген аның иҗат җимешләрен күргәзмәләрдә күрергә була.

Кемдер иҗат, кул эше белән шөгыльләнә, икенчеләр болар өстенә спортны да үз итә. Инвалидларның актив рәвештә сәламәт яшәү рәвеше алып барылулары безгә үрнәк түгелмени?! Республика чемпионы, призеры дәрәҗәсенә ирешү өчен башта күпме шөгыльләнергә кирәк. Ләйсән Зыятдинова, Лидия Фролова, Алина Сәхипгәрәева, Гөлнара Галиева, Дмитрий Анисимов, Руслан Мингулов, Руслан Черашов, Радик Сөнгатуллин, Лариса Сөнгатуллина, Андрей Рыбин, Валентин Сергеев, Богдан Мохов, Артур Хәнипов, Максум Усамбеков, Альберт Умаров, Анатолий Коновалов, Любовь Ступникова, Сергей Лопатин, Александр Казаев, Дмитрий Александров - менә безнең быелгы чемпионнарның исемнәре.

Тантана барышында эшләүчеләр турында фильм да күрсәтелде. Мәгълүм булганча, 2010 елдан мәшгульлек үзәгендә алар өчен махсус эш урыны булдыру программасы эшли башлады. Инвалидларны эш белән тәэмин иткәннәргә алар өчен хезмәт урыны ясауга киткән чыгымнары кайтарыла. Быел 17 инвалид эшкә урнаштырылган. Фильмнан күренгәнчә, хезмәтләреннән эш бирүчеләр дә канәгать, инвалидлар да сөенә.

Быелгы бәйрәмдә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тагын бер таланты ачылды. 3 ел театр кую турында йөргән хыял, ниһаять, тормышка ашкан. Галиәсгар Камалның "Беренче театр"ын сәхнәгә куярга аларга Әлмәт дәүләт драма театры артисты Иван Горбатов булышкан. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр катнашындагы беренче спектакль матур килеп чыкты. Бу юлы ир-атлар сәхнәгә чыгарга җөръәт итмәгән, аларның ролен хатын-кызларга башкарырга туры килде.

 

 

Ләйлә Гайфуллина, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт оешмасы җитәкчесе:

- Элек инвалидлар өчен шәһәрдә җәмгыять бинасыннан башка бернәрсә дә юк иде. Хәзер Әлмәттә башка шәһәрләр белән чагыштырганда безнең өчен күп эшләнә. Социаль такси бар. Аның ярдәмендә телисең икән театрга, концертларга, менә мондый чараларга барырга була. Дөрес, әлегә подъездларда пандуслар җитеп бетми. Без "Без һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы торак йортларга да килеп җитәр дип ышанабыз. Подъездан чыгу - ул безнең өчен зур җиңү. Инвалидларга бүгенге кебек чаралар кирәк. Мин киләчәктә дә аларның төшенкелеккә бирелмичә, алга атлауларын телим. Ә инде сәламәт кешеләр безгә теләктәшлек күрсәтсен иде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса