Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт хокук сакчылары ислемай урлаган яшүсмер кызны тоткарлаган

Әлеге гамәлгә кыз бөтен шартын китереп әзерләнгән. Урлашуга каршы ишектән эзсез чыгу өчен ул сумкасының эчен кургаш белән төргән.

Кибет буйлап йөргәннән соң, үзенә хуш килгән ислемайларны сумкасына салып, кыз җай гына чыгып та киткән. Әмма игътибарлы сатучылар аның тышкы кыяфәтен исләрендә калдырып, хокук сакчыларына хәбәр итәргә өлгерә. Килгән зыян 3700 сум күләмендә исәпләнә. Яшүсмер ПДНда исәптә тормый, полициягә дә беренче тапкыр гына эләгүе. Ни өчен бу юлга баруын кыз ачып салырга ашыкмый.

Әлеге вакыйга уңаеннан тикшерү эшләре алып барыла. РФ Җинаять кодексының "Урлашу" маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында сүз бара.

Соңгы вакытта яшүсмерләрнең еш урлашуы күзәтелә. Моның өчен РФ ҖКның 158 нче маддәсе буенча ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Резеда Мөхәммәтдинова

Әлмәт полиция бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса