Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт эшмәкәрләреннән бурычларын түләттерәчәкләр

Бүгеннән Пенсия фонды идарәсе суд приставлары белән берлектә индивидуаль эшмәкәрләрдән иминият взнослары буенча бурычларын түләттерү айлыгын башлап җибәрде. Ул 3 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Айлык кысаларында бурычлыларның эш һәм яшәү урыннарына барачаклар. Аларның РФдән читкә чыгуын чикләү буенча да эш дәвам иттерелә.Пенсия фонды идарәсе иминият взносларын үзвакытында һәм тулы күләмдә түләргә чакыра, шулай ук иминият взносларының булачак пенсияне формалаштыруын да искәртә.

Бурыч суммасы турында «Түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисы ярдәмендә белешергә була. Пенсия фонды идарәсендәге телефоннар: 32-18-06, 32-18-11.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса