Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт егете Чаллыда 60 мең сум зыян китергән

26 яшьлек Әлмәт егете Чаллыда кеше фатирында яши торган булган.

Хуҗа ханым өч бүлмәле фатирның бер бүлмәсен бикләп, егетне яшәргә керткән булган. Егет нәфесен тыя алмыйча бикле бүлмә ишеген ватып ачкан һәм аннан хуҗабикәнең зиннәтле әйберләрен урлаган. Шул ук көнне фатир ачкычын күршеләренә калдырып, чыгып киткән.

Берникадәр вакыттан соң фатирын карарга дип килгән ханым «чистартылган» бүлмәне күреп шакката һәм полиция чакырта. Квартирант егетне тоталар. Аның элек наркотиклар таратканы өчен хөкем ителгәне булган. Ул алтыннарны ломбардка тапшырган, ә акчасын тотып бетергән. Зыян суммасы 60 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса