Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт студентлары Ватанны сакларга әзер

Шәһәр уку йортларында бу көннәрдә тантаналы шартларда хәрби хезмәткә китүчеләр өчен озату кичәләре уздыралар.

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты да студентларының кирәклеген ассызыклап булса кирәк, егетләрне, район җитәкчеләрен дә чакырып, коллектив, бүләкләр, җылы сүзләр, җырлар белән озатты.

- Мондый мөгәмәләдән соң безне туган шәһәрдә көтеп алачак кешеләр барын белеп китү күңелне тынычландыра, ышаныч һәм көч өсти, - ди егетләр.

Уку йорты ректоры Ильяс Сәлахов та үз студентларын күздә тотып:

- Бүген егетләр Ватан өчен, гаиләсе өчен җаваплылык тоеп, теләк белән хәрби хезмәткә китә, - диде. - Мондый чараларны ел саен уздырабыз. Солдатлар белән хат алышып, даими хәбәрләшеп тору гадәткә керде. Безнең студентлар турында командирлары гел яхшы фикердә.

Язгы чакырылышта әлеге уку йортын тәмамлаган 50 егет армия сафларына китәргә тиеш булган. Ләкин бу юлы 12 се генә солдат шинеле киячәк. Укуын дәвам итү, сәламәтлеге һәм башка сәбәпләр белән калганнарының хезмәткә алу вакыты кичектерелгән. 5 егет исә хезмәт урыннарына җибәрелгән инде. Калганнары Россия Кораллы көчләре сафларына бүген-иртәгә барып ирешәчәк.

Тантаналы чарага әлеге уку йортының урта һөнәри белем бирү факультетын тәмамлап, Севастопольдә хәрби диңгез флотында хезмәт итеп кайткан Антон Моисеев та килгән иде

- Хезмәткә киткәндә күңелдә бераз борчылу булды, тик озакка бармады ул, урнашу белән тынычландым, - ди егет. - Анда куркыныч түгел икән. Кызыксыну артты гына. 1 ел озак та сыман түгел: 6 ай укыдык, җәмәгать туклануы технологы булгач, калган ярты елын кухняда уздырдым. Армиядә ашау яхшы.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов егетләргә үгет-нәсыйхәтен җиткерде:

- Сәламәт яшәү рәвеше алып барган, спорт белән шөгыльләнгән егетләргә хәрби хезмәт берни түгел. Ни әйтсәң дә, хезмәт вакыты кыска - бер ел. Бару белән "бабай" буласың, - дип булачак солдатлар күңелендәге киеренкелекне җиңеләйтте.

Бүгенге көндә Россия Кораллы көчләрендә Әлмәттән 500 дән артык егет хезмәт итә. Шуларның 40 проценттан артыгы Ватан алдындагы бурычын Үзәк хәрби округта үти. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә, эчке эшләр, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы структураларында да бар безне егетләр.

Ләйләгөл Минаева

Регина Бурцева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250