Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт биналарын граффити бизәячәк

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында йортлар, коттеджлар, кибетләр, кунакханә, балалар бакчалары, уку йортлары һәм башка биналар фасадларын заманча стиль белән бизәү турында фикер алыштылар.

Район башлыгы Айрат Хәйруллин белән очрашуга граффити стиле рәссамы, иллюстратор Дамир Гарифуллин чакырылган иде. Әлмәт аның туган шәһәре, ул биредә нефть институтын тәмамлаган.

Дамирның талантлы хезмәте Казанның кайбер урамнарында фасадларны бизәүдә кулланылган. Шулай ук ул очрашуда катнашучыларны Мәскәү, Сочи кебек шәһәрләрдә куйган хезмәте белән дә таныштырды. Әлмәтлеләргә аның эшләре ошады.

- 3D-граффити куллану бик кызыклы булыр иде. Моның өчен, әлбәттә, рәссамга шәһәрне өйрәнү, анда яшәүчеләрнең фикерен белү мөһим, - диде район башлыгы.

Әңгәмә барышында нефтьчеләр башкаласында граффити стилен алга этәрү буенча чаралар үткәрү мөмкинлеге тикшерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса