Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт балыкчысын чистайлылар коткарган

Бүген иртән Чистайның МЧС диспетчерына ярдәм сорап бер балыкчы шалтыраткан. Ул Әлмәттән балык тотарга килүче 70 яшьлек пенсионер булып чыккан.

Баксаң, ул Кама елгасына таба төшкәндә абынган да, текә ярдан йөз метрлап аска тәгәрәгән һәм боз өстенә килеп төшкән икән. Шул вакытта сул аягы сынган. Һәм ул йөри алмаска әйләнгән. Ярый әле кәрәзле телефоны янында булган. Аның шалтыратуы буенча килеп җиткән ГИМС инспекторлары бабайны боздан тартып чыгарып, аягына шина куйганнар һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Хәзер пенсионерның тормышына куркыныч янамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса