Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт балаларына шатлык һәм бүләк өләштеләр

Әлмәт предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре яшьләре Язгы игелек атнасында катнашты.

Алар "Радуга" яшүсмерләр клубында хәйрия акциясе уздырды. Чара булырга ике атна алдан ук акча җыю башланды. Нәтиҗәдә эшләүче яшьләр 25000 сум акча җыйды. Бу акчаларны һәр балага бүләкләр алуга тоттылар. Шулай итеп, бу көннен аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче 30 балага шатлык бүләк ителде. Шулай ук алар өчен аниматор чакырып төшке аш оештырылды. Әлмәтнең яшүсмерләр клублары социаль педагоглары һәм волонтерлар да әлеге игелекле чарадан читтә калмады. Хәйрия чарасы яшьләр һәм балалар эшләре буенча идарәнең эшләүче яшьләр буенча белгечче Алина Сабирова җитәкчелеге астында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса