Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт балаларына кешеләр әйбер ташыды

Әлмәттә 12 октябрьдән 14 енә кадәр балалар хастаханәсендә ятучы, әти-әниләре баш тарткан балаларга ярдәм күрсәтү оештырылды.

Мондый балалар язмышына битараф калмаучылар бик күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 8600 сум акча җыелган. Кешеләр күп санда подгузниклар, сөт катнашмалары алып килгәннәр. Җыелган акчага 4 балалар караваты, 4 матрас, уенчыклар, гигиена әйберләре, соскалар, кремнар һ.б. сатып алынган. Акцияне оештырган Zello Наши Альмет төркеме барлык әлмәтлеләргә, шулай ук шәхсән «Малыш+» кибетләр челтәре директоры Мотыйгуллин Гали Зәки улына караватларга ташлама ясаганы һәм илтүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерә.

Игелекле гамәл кылырга беркайчан да соң түгел. Балалар хастаханәсендә мондый ярдәмне бик теләп кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса