Әлмәт-Азнакай юлында авария
Ял көнендә көпә-көндез Әлмәт-Азнакай юлының Әлмәт районындагы 23 нче чакрымында җитди авария була.
Опель белән УАЗ-буханка бәрелешә. «ВКонтакте» челтәрендә авария булган урыннан фотолар һәм комментарийлар куйганнар.
Күрүчеләр бу урында юл ясаучылар эшләгәнен, ә "буханка"ның юл читендә торган җирдән поворотнигын кабызмыйча гына борыла башлавын, Опельның аны узарга чыккан булуын һәм туктарга җитешми калуын язалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа