Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт ата-аналары борчыла... Юкка кайгырасыз!

Редакциягә күпбалалы бер яшь әни мөрәҗәгать итте.

"Улымның теше сызлагач, Чехов урамында урнашкан стоматология шифаханәсенә юл алдык. Анда беренчел ярдәм күрсәтеп, безне мәктәптәге теш табибына җибәрделәр. Ни өчен шифаханәдә баланың тешен дәваламыйлар? Мәктәптә булган теш кабинетлары сыйфаты ягыннан бераз шик уята. Түләүле клиникаларга барырга бөтен кешенең дә көченнән килми. Әлеге кабинетлар эшчәнлеге белән якыннанрак таныштырсагыз иде" - диде, исемен күрсәтергә теләмәгән әлмәтле.

Булганга рәхмәт!

Моңарчы да мәктәптәге стационар теш кабинетлары буенча күп ата-аналардан зар ишеткән булды. Дәвалау сыйфаты начар, теш пломбалары озак тормый, табиблар һәрвакыт урыннарында булмый - әнә шулай дип күп ата-аналар алардан баш тартырга һәм түләүле клиникаларга йөрергә мәҗбүр. Әмма бүген теш дәвалау индустриясе шулкадәр алга китте, хәтта кайбер урта хәлле гаиләләр дә аларга якын килә алмый - бәяләр, ай-һай, тешләшә. Мисал өчен, баланың алгы тешен алдыру да 1500 (!) сум тора. Дәвалау исә берничә меңгә үк барып төшә. Мәктәпләрдә бушлай стоматология кабинетлары булу, мондый очракта, киресенчә, гаилә өчен кулай гына.

Әлмәтлеләр бу яктан бәхетле дә әле. Чөнки барлык төбәкләрдә дә андый программалар эшләми, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә, мәсәлән, гомер-гомергә ата-аналар балаларын җитәкләп, үзләре хастаханәгә йөри. Сала халкына да мондый бәхет тәтеми, алар да шифаханәләргә үзләре бара. Әлмәт мәктәпләрендә стационар стоматология кабинетлары 1980 еллар ахыры - 1990 еллар башында Сәламәтлек һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан әзерләнгән дәүләт программасы нигезендә барлыкка килә. Балалар табиблары да, кирәкле җиһазлар да җитәрлек була. Әмма бөтен мәктәпләр дә үзләрендә өстәмә медицина кабинеты булдыра алмый, чөнки артык бүлмәләр каралмаган. Бүген шәһәрнең 15 мәктәбендә стационар кабинетлар эшләп килә, калган мәктәпләрдә исә күчмә техник-җиһазлар белән укучыларга тикшерү уздыралар. Һәр бүлмә тиешле таләпләргә туры килә, кирәкле барлык материаллар, техника белән тәэмин ителеш бар.

- Ел саен график нигезендә һәр мәктәптә диярлек 1-11 нче сыйныфларда тикшерү уздырабыз. Элек барлык кабинетларга 10 ар табиб була иде, бүген исә 6-7 табиб эзлекле рәвештә белем йортларында планлы санацияләр уздыра, - дип сөйли Әлмәт стоматология шифаханәсенең балалар бүлеге мөдире, югары категорияле теш табибы Нурия Фаздалова. - Профилактика уздыру, беренче тапкыр тикшерелү һәм кирәк булган очракта тешләрне дәвалау да шушы кабинетларда уза. Язгы-көзге һәм җәйге каникулларда табибларыбыз балалар бакчаларына чыга. Биредә мәктәпкә әзерлек төркемнәре балаларының теш белән бәйле авыруларын ачыклау һәм вакытында медицина ярдәме күрсәтү, аларның тешләрен саклап калу, тирән кариесларны булдырмау - безнең төп максат шул. Бөтен ата-ана да бала теш авыртудан зарланмаса, табибларга мөрәҗәгать итми бит. Әлеге уңайдан бакчаларда һәм башлангыч сыйныфларда гигиена дәресләре уздырабыз.

Үзенең 17 еллык эш тәҗрибәсеннән чыгып, барлык бу эшләрнең нәтиҗәсе зур булуын искәртә ул. 1990 еллар белән чагыштырганда, кариеслы балалар саны бермә-бер кимегән. 53 % балада беренчел теш бозылу очраклары да күзәтелми икән. Элек бу күрсәткеч 89 % ны тәшкил иткән.

Сайлау мөмкинлеге бар

Күпләр мәктәпләрдәге стоматология кабинетларында табиблар көнозын һәм ел әйләнәсе эшли дип уйларга мөмкин. Бу алай түгел, мәктәпләргә алар икешәр айга чират белән йөри. Шул рәвешле барлык мәктәпләрне дә ел әйләнәсендә йөреп чыгалар. Укучыларның һәммәсенә профтикшерү уздырыла, тешләрне дәваларга кирәк булган очракта исә ата-анадан ризалык алу мәслихәт. Түләүлегә барасы килгән гаилә анысын үзе хәл итә.

- Элек ата-аналарның сайлау мөмкинлеге юк иде. Шәхси стоматология клиникалары булмагач, бар да бездә дәваланды. Хәзер исә альтернатива бар. Безнең медицина сыйфатына шикләнеп караучыларга җавап бер: теләсә кайсы баланың тешен тиешле таләпләргә туры китереп дәвалыйбыз. Мәктәпләргә яхшы профматериалларны бирәбез, пломбалар да елдан-ел яхшыра бара, - ди Нурия Шәүкәт кызы.

Төп стоматология шифаханәсенә килгән укучыны, ул чорда мәктәптә теш табибы эшләсә, шунда дәваларга җибәрәләр. Юк икән, димәк алар аны үзләре кабул итә. Дөрес, ата-ана кайбер очракта мәктәптәге дәвалаудан баш тартып, бирегә дә килергә мөмкин, чөнки стационар кабинетларда авыртуны баса торган укол ясалмый (анестезия - шифаханәдә генә кулланыла). Әгәр тешне алырга кирәк икән, монысы да төп шифаханәдә генә башкарыла.

Бер сүз белән генә әйткәндә, мәктәптәге стоматология кабинетларыннан куркырга кирәкми. Биредә тәҗрибәле табиблар эшли, сыйфатлы материаллар белән дәвалау уздырыла. Киресенчә, баланың мәктәптә генә дәвалана алуына сөенергә генә кирәк. Сүз уңаеннан, Әлмәт стоматология шифаханәсендә балаларның барлык теш-авыз куышлыгы авыруларын дәвалыйлар. 12 яшькә кадәр тешләрне тигезләү дә биредә бушлай башкарыла.

Филүзә Хәмидуллина

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса