Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәндәрсез калдык...

Бүген 83 яшендә татар театрының легендасы Шәүкәт Биктимеров арабыздан китеп барды. Сәхнәдә әҗәлне алдый алган Әлмәндәр бабай, кызганыч, тормышта әҗәлне алдый алмады... Актерның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Белешмә:

Шәүкәт Биктимеров 1928 елның 28 октябрендә туган.

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - 1967, ТАССРның халык артисты - 1968, РСФСРнең халык артисты - 1970, СССРның халык артисты - 1977, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе иясе - 1979.

Артист. Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Шул ук елны армиягә алына. Театрга яңадан 1953-1954 елгы сезон башында кайта.

Бүгенге көндә Биктимеров - милли театрның иң атаклы сәхнә остасы, күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика - артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый. Ул грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы (1976) инде 30 елдан артык сәхнәдә милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып тора.

1967 елда «Гүзәлем Әсәл» (Ч.Айтматов) спектаклендәге Байтимер роле өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, 1979 елда «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т.Миңнуллин) спектаклендәге Әлмәндәр роле өчен РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Татарстан Фәннәр Академиясенең шәрәфле әгъзасы (2007).

Рольләре:
Нургали - «Ташкыннар» Т.Гыйззәт
Мелузов - «Талантлар һәм аларга баш иючеләр» А.Островский
Дульчин - «Соңгы корбан» А.Островский
Кнуров - «Бирнәсез кыз» А.Островский
Хәмит - «Беренче чәчәкләр» К.Тинчурин
Ишан - «Зәңгәр шәл» К.Тинчурин
Галин - «Габбас Галин» Ш.Камал
Таһир - «Хөррият» М.Әмир
Тәлгать - «Беренче мәхәббәт» Х.Вахит
Сәетгәрәй - «Гөлҗамал» Н.Исәнбәт
Заһит - «Бертуган Таһировлар» Ф.Хөсни
Байтимер - «Гүзәлем Әсәл» Ч.Айтматов
Ленин - «Баһадирлар» Н.Погодин
Ислам - «Әни килде» Ш.Хөсәенов
Кривохатский - «Бер төн» Б.Горбатов
Фаюнин - «Ябырылу» Л.Леонов
Бәхтияр - «Канкай углы Бәхтияр» Т.Миңнуллин
Җәллад - «Моңлы бер җыр» Т.Миңнуллин
Нурислам - «Дуслар җыелган җирдә» Т.Миңнуллин
Шәһит - «Хушыгыз!» Т.Миңнуллин
Әлмәндәр - «Әлдермештән Әлмәндәр» Т.Миңнуллин
Зариф - «Монда тудык, монда үстек» Т.Миңнуллин
Сибгать - «Ат карагы» Т.Миңнуллин
Хәсән Акчурин - «Без китәбез, сез каласыз» Т.Миңнуллин
Нурхәмәт - «Илгизәр + Вера» Т.Миңнуллин
Туктамыш хан - «Идегәй» Ю.Сафиуллин
Дорозуар - «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш
Чмутин - «Сагыш» А.Галин
Пастор Мандерс - «Өрәкләр» Г.Ибсен

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса