Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ләлә апа космонавт ВалентинаТерешкованы күргән

Мәмәт авылында яшәүче газета укучыбыз Ләлә Вәлиева дөньядагы беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова белән очрашкан булган!

Яшьлегенең әлеге чорын Ләлә апа дулкынланып, бераз горурланып та искә алды: Советлар Союзы Героен күрү өчен кыю кыз бернәрсәгә дә карамыйча, абыйсына ияреп, бер көн эчендә җыенган да Ярославльгә чыгып киткән...

Герой үзебезнеке!

Өлкән буын кешеләре алдарга бирмәс: космоска Гагарин күтәрелгән чорда илебез бәйрәм итә. Тарихта тирән эз калдырган әлеге вакыйганы Ләлә апа менә ничек искә алды:

- 1961 елның 12 апреле. Без, Алабуга дәүләт педагогия институты студентлары, 12 нче аудиториядә лекциядә утырабыз. Кинәт кенә ишек ачылып китте дә бер студент егет: "В космосе человек!" - дип кычкырып җибәрде. Без дәррәү сикереп тордык та: "Ура!" - дип сөенешеп, бер-беребезне кочаклап, коридорга чыгып чаптык.

Яшьләр үзара тәэсирләре белән уртаклашкан арада иң җитезләр залга радио көйләп куя, укытучылар, башка факультет студентлары да бирегә туплана: һәммәсенең күзе очкынланып яна, йөрәкләре шатлык хисләреннән ургылып чыгарга тора - космоска кеше күтәрелгән! Аның кем икәнлеген белү теләге барысын да бер тында тота, Мәскәү яңалыкларын бу кадәр кешенең бер вакытта тыңлаганы булды микән? Тапшыруны атаклы диктор Юрий Левитан алып бара.

- Юрий Гагарин исеме яңгырады. Аны күреп белмәсәк тә, ул безгә бик якын иде, шул ук вакытта буй җитмәслек югары шәхес икәнлеген дә тойдык. Илебез өчен, үзебезнең герой өчен горурландык, - Ләлә апа бу сүзләрне үзгә бер интонация белән әйтте. Еллар узса да, күңеленең бер почмагында әлеге хисләр саклана иде булса кирәк. - Гади генә башланган көн бәйрәм төсмере алды. Ул көнне бүтән дәресләр дә булмады, көне буе радио яныннан кузгалмыйча, яңалыклар тыңладык. Аның исемен кат-кат ишетәсе килде...

Җылы очрашу

Әлеге вакыйгадан соң ике елдан артык вакыт уза. Ләлә апа - өченче курс студенты - туган авылында җәйге каникулда ял иткән мәлдә бу юлы инде хатын-кыз космонавт турында ишетеп кенә калмый, ә аның белән очрашуга да бара.

- Әниемнең абыйсының малае Әмир Мәҗитов Ярославльдән кайтып төште. Ул рәссам, Ярославль художество училищесында укыта. Валентина Терешкова белән бер йортта яши. Кунакка килүенең сәбәбе - мине Ярославльгә алып китү. Без шул ук көнне юлга кузгалдык, чөнки космоска очкан кыз Валентина Терешкова, шулай ук Валерий Быковский һәм Андриан Николаевлар шәһәр халкы белән очрашуга киләләр икән. Икенче көнне шәһәр үзәгендә зур митинг булды, кала халкы да, Мәскәүдән килгән кунаклар да бик күп иде, - дип хәтерен яңартты әңгәмәдәшебез.

Искиткеч җылы очрашу була ул. Митингтан соң кунакларны Орджоникидзе исемендәге пионер лагерена балалар белән очрашуга алып баралар. Пионерлар Терешкованың муенына кызыл галстук бәйли, башына ромашкадан үргән таҗ кидерә - кабатланмас мизгелләр, тарихи вакыйга. Очрашуның барлык нечкәлекләрен күңелендә саклый Ләлә апа:

- Бер сәгать чамасы барган аралашу, космос турындагы сөйләүләре, хис-кичерешләре бирегә җыелган халыкка бетмәс-төкәнмәс энергия, көч-дәрт бирде һәм һәр кешедә якты, онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Аннан соң кунаклар белән без дә шәһәргә кайттык. Кичен алар Мәскәүгә очты.

Ләлә апаның әлеге истәлеге безгә дә бик кадерле. Якташыбызның шундый бөек кешеләр белән очрашуы горурлык хисләре уятты. Хәзер исә бу хакта без: "Ләлә апабыз Терешкованың үзен күргән", - дип танышларыбызга җиткерәчәкбез.

P.S. Кызганычка каршы, Ләлә апаның гаилә архивында сакланган Валентина Терешкова белән бергә төшкән фотосын тарихи басма әзерләгән чорда алып киткәннәр дә кире кайтармаганнар.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250