Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Өлкәннәр, сезнең өчен!

Гомер тиз уза. Әлбәттә, башта син моны сизмисең. Иң әүвәл үзеңне белә башлау белән кайчан мәктәпкә барырмын, эшли башлармын, кияүгә чыгармын яки өйләнермен дип хыялланасың. Ә инде гаилә корып, сабыйлар алып кайткач, нарасыйларыңның утыра башлавын, үрмәләвен, аннан тәпи китүен көтәсең. Балалар бакчасы, мәктәп еллары да шулай әкренләп артта кала. Балалар...

Чынлап та, тормыш - бер мизгел. Яшьнәп янган яшьлек еллары артта калды. Аларга бик теләсәң дә инде кайтып булмый.

"Яшьлегем, яшьлек елларым,

Кайда соң сез, кайда сез.

Эзләсәм дә таба алмыйм,

Эндәшсәм дә файдасыз".

Алда сине лаеклы ял көтә. Ул ничек үтәр - шушы билгесезлек күпләрне куркыта. Нишләптер, кайберәүләргә пенсиягә чыккач тормыш тәмамлана кебек тоела. Кешеләр үзләренең халәтләрен төрлечә бәяли. Яңа шартларга ияләшүне, тормыш тәртибе үзгәрүне һәркем үзенчә кабул итә. Әмма психологлар матур итеп картаюны фән һәм сәнгать дип саный. Картлык белән һәркем очраша, аның ничек узуы иң беренче чиратта үзебезгә бәйле. Ә бит нәкь менә үзен картлыкта бәхетле итеп тойган кешеләр дә бар. Кемнәрдер бу бәхетне, ниһаять, үзен гаиләсенә багышлауда күрә, икенчеләр үзләре өчен икенче дөнья ача, тормышының икенче этабын башлый. Әйдәгез, редакциягә килгән хатларга күз салыйк.

- Миңа 57 яшь, гомерем буе укытучы булып эшләдем. Пенсия яшем тулгач, калырга өндәүләренә дә карамастан китәргә булдым, - ди Әлфия Шакирова. - Беләсезме, мин лаеклы ялга чыгуыма шулкадәр шат. Укучыларыннан туйган икән бу дип уйлый күрмәгез. Юк, мин аларны яраттым. Әле дә хәбәрләшәбез. Эшләгәндә мин балаларымны күрмәдем. Өйдә кичен генә очраша идек. Мин аларны ашатам-эчертәм дә, дәфтәрләр тикшерергә, план язарга утыра идем. Ярый әле итагатьле булып үстеләр. Балаларым белән табигать кочагына чыккан чагыбыз булды микән? Ял көне өй җыеп, кер юып, я булмаса, авылга әти-әни янына кайтып уза иде. Кайтмасаң, алар үпкәли. Менә шулай эш белән гаилә арасында өзгәләнеп яши торгач, вакыт агышы да сизелмәгән.

Тормышның ямен мин хәзер тоя башладым. Балаларыма ярдәм итәм: оныкларымны паркка, театрларга алып барам, шәһәрнең матур урыннарында еш булабыз, аларга үсемлекләр һәм башкалар турында сөйлим, алар миңа үзләренекен. Авызларын ачып тыңлыйлар. Аннан кайтып, бергәләшеп чәй табыны артына утырабыз. Мин үземне шулкадәр бәхетле һәм кирәкле кеше итеп тоям. Балалар кадерен, аларга вакытны жәлләмәскә кирәклеген пенсиягә чыккач аңладым. Пенсиягә чыгудан курыкмагыз, вакытны дөрес бүлсәң, аның ничек узганын сизми дә каласың.

Әби-бабайларны, дәү әниләрне балалар нык ярата. Бу мәхәббәт аларның әти-әниләренә үзвакытында биреп бетерә алмаган назны бүген оныкларга мул итеп сибүдән түгел микән?!

Ә менә оныклары зур үскәннәргә яки чит шәһәрләрдә яшәүчеләргә нишләргә: вакытны кәнәфи-диванда утырып, көне буе сериаллар карап уздырыргамы? Юк, әлбәттә. Пенсиягә чыккач, ниһаять, үзеңне яраткан шөгылеңә багышларга була. Мәсәлән, кемгәдер истәлекләр язу, аларны теркәп кую ошыйдыр, нәсел агачын төзергә, гөлләр үстерергә, кул эшләре һәм башкалар белән шөгыльләнергә теләүчеләр дә булырга мөмкин. Кайберәүләр иҗатка, язучылык эшенә керешеп китә. Эшләгәндә барысына да вакыт җитеп бетми бит, ә хәзер лаеклы ялга чыккач хыялларның һәммәсен тормышка ашырырга була. Шәһәрдә өлкәннәрнең җыр ансамбльләре эшли, спорт түгәрәкләре бар.

- Пенсиягә чыгып, өйдә утыра башлагач башта бик авыр булган иде, - дип сөйләде шулай ук шәһәрдәшебез Разия Галимуллина. - Туктале, болай булмый бу дип, үземне төшенкелеккә бирелүдән туктаттым. Хәзер минем бер генә буш вакытым да юк. Иртән торып намаз укыйм да, бик якын булмаса да, паркка китәм. Анда без, бер төркем пенсионерлар, очрашабыз һәм парк эчендәге сукмактан берничә тапкыр әйләнеп чыгабыз. Сулышлар киңәеп китә. Беләсезме, минем тыным кысылу юкка чыкты, авырудан туктадым. Шушы "прогулкаларның" файдасы ахры бу. Өйгә кайткач, хуҗалык буенча вак-төяк эшләр белән мәш килеп, телевизордан соңгы яңалыклар белән танышам. Аннан соң иң яраткан шөгылемә - оекбаш-башмаклар бәйләргә утырам. Мин яшьтән үк бәйләргә ярата идем. Юк заманнарда үземә башлыклар, матур-матур кофталар, күлмәкләр бәйләп кидем. Башмакларны бәйләр өчен җеп күп кирәкми, калган-посканны да кушып җибәрәсең. Төрле җептән булгач, алар шундый матур килеп чыга. Башта аларны ятимнәргә хәер итеп, туганнарга бүләк итеп өләштем. Хәзер дә таратырга яратам. Башмакларымны күреп, бәйләргә сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды. Акча тәкъдим итә башладылар. Шулай итеп, пенсия янына бераз керем дә керә башлады. Кичке ашларны алдан ук кайгыртып куям да, тагын һава сулап керәм, бу юлы якындагы мәктәп мәйданчыгын әйләнәбез. Шулай итеп, вакыт узганы да сизелми. Рәхәт, беркая да ашыгасы, чабасы юк. Җәен бакчага йөрибез. Ирем дә пенсионер. Ул фатирны сатып якындагы бер авылдан өй алыйк, бакчасы янәшәдә булыр, тавыклар тотарбыз ди. Ул да тик тормый: гаражда балаларга кечкенә көрәкләр, куна һәм әйбер кисү өчен кечкенә такталар ясый. Тормыштан зарланмыйбыз.

* * *

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,

Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.

Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.

Назлы сүзгә һәркем мохтаҗ, түз, йөрәк!

Өлкәннәрне яшь балага тиңлиләр. Игътибар һәм күңел җылысы аларның гына түгел, һәрберебезнең йөрәгенә сары май булып ята. Тупас, дорфа сүзләрдән ирексездән күңел тула.

- Мин улым һәм киленем белән яшим. Үземне әллә ни картка санамыйм, 62 яшь. Пенсиягә чыккач ял итәрмен дигән идем, эшкә урнашырга туры килде. Чөнки бала каратырга гына торалар. 5 яшьлек оныгым еш авырый. Балалар миңа яшь бала белән кыен булуын һич кенә дә аңламыйлар һәм аңларга да теләмиләр. Әллә нинди авыр сүзләр ишеттем: эгоист, син безнең турыда уйламыйсың, яшьләргә хәзер авыр, оныгыңны яратмыйсың, безнең дә кирәгебез чыгар әле һәм башкалар. Әлеге сүзләрдән йөрәгем әрни. Ничек инде яратмыйм ди, сезнең өчен җанымны бирергә әзер мин. Тик өйдә бала карап утыра алмыйм, аның белән уйнарга да кирәк. Ярый ул рәсем ясау яки шундый тыныч уеннар белән генә мәшгуль булса. Иелүләре, бөгелүләре, аның артыннан йөгерүләре бик авыр хәзер - газета укучыбызның бу сүзләренә карата бәлки фикерләрен белдерүчеләр, киңәш бирүчеләр дә бардыр. Шулай ук мондый хәлдә калучылар тәҗрибә уртаклашыр дип өметләнәбез.

Картлыкка каршы рецепт

Һәрвакыт әйләнә-тирәгә кызыксыну белән карагыз.

Гел истәлекләр белән яшәмәгез, алга карагыз, яшьләр белән ешрак аралашыгыз. Гел-гел кимчелекләр эзләмәгез.

Ешрак көлегез! Көлүдән кеше яшәрә генә.

Ребуслар, кроссвордлар чишегез, хәтерегезне күнекмәләр белән яңартыгыз.

Чирләрегез турында азрак сөйләгез.

Дуслар, туганнар белән аралашыгыз.

Туйганчы йоклагыз, йокыгыздан елмаеп торыгыз, һәр иртәне "Сыкрамаска, барысы да әйбәт" дип башлагыз. Тормышны яратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250