Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Үлгән спортчының җәсәден бүген туган ягына озаттылар

Мәгълүм булганча, кар чаналары кроссы буенча Россия чемпионатының шимбә көнне Әлмәттә узган 1 этабында фаҗига булды.

Яңа Уренгойдан килгән 17 яшьлек спортчы Данил Лучин зур тизлектә барганда капланып, чанасы астында калды. Бүген аның җәсәден Әлмәттән туган ягына озаттылар. Оештыручылар старт взносларын, спонспорлар ярдәмен Данил Лучинның гаиләсенә юлларга карар кылды.

Илнең төрле төбәкләреннән 40 ка якын спортчы кар чаналары кроссы буенча Россия чемпионатында катнашу теләге белдереп, нефтьчеләр каласына җыелды. Ярышлар 3: өлкәннәр, үсмерләр һәм һәвәскәрләр классында узарга тиеш иде. Фаҗига сәбәпле чемпионатның 1 этабы туктатылды.

Уренгойдагы "Факел" спорт клубыннан Әлмәткә бу юлы 19 кешелек делегация килә. Араларында Данил Лучин һәм аның игезәк абыйсы да бар. 11 сыйныфта укыган егетләрнең икесе дә "Факел" спорт клубында шөгыльләнгән, Россия чемпионатында да бергә катнашырга карар кылган.

Бүгенге көндә Әлмәт тикшерүчеләре фаҗига сәбәпләрен тикшерү белән мәшгуль. Ярышларны оештыручылардан һәм катнашучылардан аңлатмалар алынган.

Әлмәт тикшерү бүлеге мәгълүматларынча, фаҗига экстрим парктрассасында 13 сәгать 20 минутта була. Беренче заезд старт алуга бер сәгать дигәндә, Данил Лучин беренче күрсәтмә әйләнәсенә китә. Чанасында калкулыктан сикереп маневр ясаганда, транспорт кинәт алга каплана. Көтелмәгән хәлдән спортчы рулен җибәрә һәм җиргә егыла, чанасы аның өстенә ава. Нәтиҗәдә спортчының башы авыр имгәнә. Данил Лучин абыйсының кулында җан бирә.

Әлмәтнең экстремал спорт төрләре федерациясе президенты Вячеслав Колотовкин бөтен экстремаллар исеменнән Данил Лучинның гаиләсенең, якыннарының, дусларының кайгысын уртаклашты.

- 17 яшьлек егетнең якты дөнья белән хушлашуын аңлау, кабул итү авыр. Яшь, талантлы спортчы арабыздан китте. Ул әлеге спорт төре белән 7 ел шөгельләнде. Казанышлары саллы, ул һәрвакыт лидерлар сафында булды, - дип искә ала егетне Вячеслав Колотовкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса