Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлфия Авзалованы соңгы юлга озату мәрәсиме вакыты билгеле булды

15 июньгә каршы төндә татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалова вафат булды. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзаловага 84 яшь иде.

"Татар-информ" агентлыгы хәбәр иткәнчә, ул озак вакыт каты авырудан соң инсульт кичергәч, апрельдә 2 нче республика клиник хастаханәсенә салынган булган. Соңрак Казанның 7 нче хастаханәсенә уңайлы палатага күчерелгән. Җырчының хәле вафат буласы көннең кичендә начарланган.

Әлфия апаның якыннарының һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урының җәннәттә булсын, Әлфия апа.

Мәрхүмә белән хушлашу 17 июньдә, шимбә көнне, сәгать 9.00дә Татар дәүләт филармониясендә булачак. Мәшһүр җырчыны Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына салачаклар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса