Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Лениногорск һәм Бөгелмә районнарында да храмнар ут чолганышында калган

16 ноябрьдән 17 ноябрьгә каршы төндә Татарстанда ике чиркәүгә ут төрткәннәр иде. Яңа Чишмә районында урнашкан дога кылу йорты тулысынча янып бетә.

Шул ук төндә Чистай районында яңа төзелеп килүче храм да ут чолганышында кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ярдәме белән бинаны саклап калалар.

Әлмәт Епархиясе хәбәр итүенчә,әлеге очраклар республикада бердәнбер булмаган икән. Соңгы ярты ел эчендә православия диненең изге урыннарына карата вандализм кылу ның 7 очрагы теркәлгән. 13 сентябрьдә Лениногорск районы Ивановка авылында билгесез затлар авыл зираты янында урнашкан кәшәнәгә (часовня) ут төртәләр. Әлеге бина тулаем янып бетә. Ә менә 13нән 14 ноябрь төнендә Бөгелмә районы Соколка авылында өр-яңа дога кылу йортын яндырырга ниятлиләр. Нәтиҗәдә бинаның түбәсе һәм гөмбәзенә зыян килә.

zt16.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса