Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Ленинград оборонасында катнашкан ветераннар Санкт-Петербургка китте

Башкала ветараннары Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан планлаштырылган тантаналы чарада катнашачак.

Юлда аларны делегация җитәкчеләре, табиб-терапевт озата барачак. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкиле Светлана Казанцева сүзләренчә, ветераннарны Төньяк башкалада чәчәкләр белән һәм хөрмәт күрсәтеп каршы алачаклар.

Программада Пискарев мемориал зиратында чәчәкләр кую, шулай ук каланы фашистлар блокадасыннан азат итүгә 70 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты каралган. Ветераннар Көнбатыш хәрби округының Санкт-Петербург территориаль гарнизоны гаскәрләре парадын да күрәчәк. Ленинград оборонасында катнашучыларга истәлек билгеләре тапшырылачак. Казанга алар 29 нчы гыйнварда әйләнеп кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250