Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Лауреатлар исемлегендә “Татнефть” ААҖ медицина-санитар часте

29 ноябрьдә Казан Ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесе һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Лауреатлар һәм дипломантларны котларга ТР Премьер-министры Илдар Халиков килгән иде.

"Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесе ел саен "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсы кысаларында уза. Аның төп максаты - югары сыйфатлы товар һәм хезмәтләрне ачыклау, сыйфатлы продукция эшләүче үзебезнең җитештерүчеләрнең имиджын күтәрүгә булышу, бу товарлар һәм хезмәтләрне эчке һәм тышкы базарларга чыгарырга ярдәм итү.

Быел бәйгедә катнашкан 229 предприятие 437 төрдәге товар һәм хезмәт тәкъдим иткән. Эксперт комиссияләре бәяләрен исәпкә алып, быел бәйгенең оештыру комитеты 145 лауреатны, 131 беренче дәрәҗә, 86 икенче дәрәҗә дипломантны раслаган. 156 төрдәге продукция һәм хезмәт "Россиянең иң яхшы 100 товары" программасының федераль этабына чыккан.

Татарстанның 70 ләп предприятиесе бәйгедә даими катнашып, ел саен яңа төрдәге югары сыйфатлы продукциясе белән сөендереп килә. Шундый бертөркем лауреатлар быел махсус "Татарстан Республикасы сыйфат лидеры" призы белән билгеләп үтелде. Алар - "Горький исемендәге Яшел Үзән заводы", "Казан дары заводы", "Казан ликер-аракы заводы", "Татнефть" ААҖ медицина-санитар часте һәм нәфис һөнәрчелек остасы Юрий Павлов. Аларга дипломнарны ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250