Әлмәт таңнары

Һәлакәт артыннан килгән бәхет (булган хәл)

Сәмига биш ел яратып йөргән егете Саматка кияүгә чыкты. "Ягымлы сүземне, җан җылымны кызганмам, кулымда күтәреп кенә йөртермен" дигән иренең тора-бара бик көнчел булуы ачыкланды. Сәмига авырга узгач, ул чит хатыннар янына йөрүдән дә тайчынмады. Бер-берсен кадерләп, яратышып яшисе урынга, гаиләдә ата-анасының бердәнбер улы булып үскән Самат көннән-көн холыксызлана башлады.

Кызлары Фәридә туу да Саматны әлләни үзгәртмәде. Хәтта ул аңа шатланмады да. Эштән китә алмыйм дип, хатыны белән баласын алырга да бармады. Дөрес, балага карават, башка кирәк-яракларны алып, фатирны җыештырып куйды. Әмма яшь ананы болар шатландырмады. Аның бала тудыру йортыннан өенә кешечә кайтасы килгән иде.

Сәмиганы бала тудыру йортыннан әти-әниләре һәм бертуган энесе Фәрит килеп алды. Гөлҗиһан апа кызы белән оныгы кайткан вакытка бәлеш пешергән, токмачлы аш өлгерткән. Табын әзерләгән. Шул вакытка тәмле тамак Самат та кайтып җитте. Ул әби-бабасына хатынын алып кайткан өчен рәхмәт әйтте һәм кызын кулына алып, елмайды һәм дуслары янына тәпи юарга китте.

Ул көнне төн уртасында гына өенә кайтты яшь ата. Кайтты да ятуга йоклап китте. Сәмиганың төне буе бала белән кайнашуын да сизмәде ул. Таң беленгәч "башым авырта" дип кычкырып уянды. "Кычкырма, баланы уятасың бит", - дигәч, бөтенләй котыра башлады. "Син минем турында уйламыйсың да, башым бик нык авырта, һаман шул бала янында әйләнәсең", - диде. Сәмига хәзер үзенең беренче чиратта ана вазыйфаларын башкарырга тиешлеген аңлатырга тырышып карады. Ләкин ире аңларга да теләмәде. Аның үз туксаны туксан иде. Янәсе, хатыны аны балага алмаштырган. "Самат, син бит үзең балабыз булуын теләдең, хәзер җанымны газаплыйсың. Тынычлан, барысы да әйбәт булыр, икенче юлы болай күп эчмәссең. Аракының файдасыз икәнлеген бәлки бу газапларыңнан соң аңларсың", - дип ирен юатты ул. Кайнар чәй ясап бирде. Чәй эчсә дә, Саматның баш авыртуы басылмады. Ул көнне ир эшкә дә бара алмады, көн буена урын өстендә аунады.

Бала күрергә дип һәр көнне туганнары, дуслары килде. Ярый әле Алсулары тыныч булды. Ашый да, йоклый. Әнисенә кунакларны кабул иткәндә комачауламый. Тик әтисен генә бу шатландырмады. "Бала чирлеме әллә, йоклый да йоклый," - дип хатынына бәйләнергә тотынды. Иренең танымаслык булып үзгәрүе яшь хатынны борчуга салды.

Өйләнешкәч тә Самат турында чит хатыннар янына йөри дигән иделәр. Әмма моңа Сәмига ышанмады. Ничек инде гомергә бергә булырга вәгъдә биргән ир аңа хыянәт итсен ди. Бер көнне әнисе "Кияү турында күрше Румия янына йөри дип сөйлиләр", - дигәч, күңелендә шик туа башлады. Ире белән мөнәсәбәтләре үзгәрүгә бәлки шул Румия гаепледер. Бер көнне Сәмигага ире ялгыш Румия дип эндәште. Сәмига моны ишетмәмешкә салышты. Самат тиз генә хатасын төзәтте. Чөнки Румиянең спортчы ире Таһир моны белсә, мәхәббәт чыпчыкларына яхшы ук эләгәчәк.

Шулай да Алсуны йоклаткач, ул ире Самат белән ачыктан-ачык сөйләшеп карарга булды. Чөнки нинди дә булса сәбәп табып, һәр көнне эчеп кайта торган ире аны җитди борчуга сала башлады. "Болай булса, ирем эчкечегә әйләнә бит" дигән уй яшен тизлегендә башыннан узды һәм ул Аллаһка тапшырып әңгәмәне башлады. "Самат, яшьлегебез чәчәк атты, балабыз тупырдап үсеп килә, тиздән теше чыга. Ә син көн дә исереп кайтасың, кызыңны кулыңа алып сөйгәнең дә юк..." - диде. Һәм иреннән көтмәгән җавап алды:

- Күршеләр бит сине гулять итә диләр. Шул кайгыдан эчәм, - диде Самат. - Юкса, син Алсуны гына түгел, мине дә яратыр идең...

- Ни сөйлисең син, җүләрем минем, сине дә өзелеп яратам. Син бит минем кадерле ирем. Баламның әтисе. Ничек мин сиңа хыянәт итим. Үзенең гөнаһын яшерер өчен Румия сиңа минем турында шакшы сүзләр сөйләгәндер, - дип Сәмига ирен тынычландырырга тырышты.

Тик Самат аны тыңларга да теләмәде. Румия исемен ишеткәч тагын да котыра башлады, әйтәсе килгән барлык начар сүзләрен әйтте дә, өеннән чыгып китте. Тагын таң алдыннан гына кайтты. Эшкә бармады, күрше Харисларга кереп эчеп чыкты. Хәзерге заманда мондый хезмәткәр кемгә кирәк? Саматны эшеннән алдылар. Ул көндез эчеп, кич белән өйдән чыгып йөреп кайта торган булды. Өйдә хатынына булышасы урынга, тавыш куптара, кул күтәрә башлады. Сәмиганың башына "Әллә аерылышыйк микән" дигән уй да керә башлады. Чөнки мондый тормыш аның гына түгел, баланың да психикасын боза бит. Түзә алмагач, берничә көн, күрше йортта яшәүче әниләренә барып кунды Сәмига.

Кызларына 6 ай тулган көнне Хәмитовлар гаиләсенә бәхетсезлек килде... Туганнар белән бәлеш ашап, бераз аракы эчкәч, Самат гадәттәгечә өйдән чыгып китте. Аның таң алдыннан кайтуына ияләшкән хатын хәвеф буласын башына да китермәде. Төнлә урамны тиешсез урында чыкканда исерек ир машина астында калды. Һәм ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче җан бирде. Саматны таптаткан ирнең хатыны Сәмига янына килеп:

- Ирем бик әйбәт кеше. Караңгыда күрмәдек кенә, зинһар өчен аны судка бирмәгез. Без сезгә үзебез исән вакытта гомеребез буена ярдәм итәрбез, - дип тол хатынга шунда ук 100 мең сум акча калдырып китте.

Сәмигуллиннар гаиләсе Саматны җирләүне дә башыннан ахырына кадәр оештырып йөрде. Ямьсез телле күршеләре судка бирергә киңәш итсәләр дә, Сәмига бу адымга бармады. "Самат әҗәленә ашкынды. Мине бер гаепсезгә күпме рәнҗетте, Аллаһы Тәгалә шуңа аны безнең арабыздан алып киткәндер. Ул бит үзе юлны тиешсез урында чыккан. Аллаһы Тәгалә үзе хөкемдар. Мансурны төрмәгә утыртып, тагын ике баланы ятим итәсем килми, хатыны да ирен мактый", - дип ул суд буенда йөрмәскә булды. Һәм еллар узгач үзенең дөрес эшләгәнен аңлады.

Сәмигуллиннар Сәмиганы ярдәмнәреннән ташламадылар. Һәркөнне хәбәрләшеп, элемтәдә тордылар. Алсуның туган көненә өч тәгәрмәчле велосипед бүләк иттеләр. Аннары баланы бакчага урнаштырырга булыштылар. Алсуны шифаханәгә алып барганда да, Сәмиганың барасы җире булганда да гел ярдәм иттеләр. Сәмига иреннән күрмәгән бәхетне, рәхәтне Мансур белән Сәриядән күрде.

Еллар үтте. Алсуның мәктәпкә барыр вакыты да җитте. Бу вакытка инде алар Сәмигулиннар белән туганлашып беттеләр. "Алсуны үстерешергә Саматның әниләре дә булышмады. Ә чит гаилә аны үз итте. Сәмигабызга баласын кешечә үстерергә һаман ярдәм итәләр. Кызыбыз Мансурны судка бирмичә дөрес эшләде. Хәзер Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә яши", - дип сөенеп бетә алмады кызының бәхетенә Гөлҗиһан апа.

Алсуга мәктәп кирәк-яраклары алырга да Сәмигуллинар булышты. Кызчыкның мәктәпкә баруы барысы өчен дә зур бәйрәм булды. Сәмигуллиннарның балалары Булат белән Алия Алсуны бертуган сеңелләре кебек яраттылар. Дәрес әзерләгәндә дә булыштылар, мәктәпкә дә бергә йөрделәр. Сәмиганың вакыты булмаганда, кызны өйләренә кайтарып та куйдылар. Кыскасы, тормыш җайлы гына барды. Мансур белән Сәрия Сәмигага хуҗалык эшләрендә дә булыштылар. Нинди генә йомышы булса да, Сәмига Сәмигуллиннарга мөрәҗәгать итте. Тегеләре бернинди каршылыксыз ярдәм иттеләр. Ялгыз хатынга рухи һәм матди яктан ярдәм итү аларга ниндидер рәхәтлек бирә иде. Изге ниятле кешеләрне Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламый, диләр бит. Сәмигуллиннарга да хак Тәгалә рәхмәтле булды. Мансур нефть эшкәртү заводына эшкә урнашты. Хезмәт хакы яхшырды. Бер ел эчендә өч катлы зур йорт төзеп керделәр. Анда Сәмига белән Алсуга аерым бүлмә җиһазладылар. "Теләсә кайсы вакытта килегез. Сез - безнең гаилә әгъзасы", - диделәр.

Еллар узып, балалар үсеп буйга җитсә дә, ике гаилә арасында туганлык җепләре өзелмәде, киресенчә вакыт сынауларын уңышлы үтеп, ныгыды гына.

Алсу урта мәктәпне тәмамлап, Казан университетына математика-информатика факультетына укырга керде. Сәмигуллинарның кызларына дип алган, бер бүлмәле фатирларында торып укыды. Мансур белән Сәрия аңа һәр уку елында 100 мең сум акча бирделәр. Моннан тыш та гел булыштылар. Кирәк вакытта каршы алдылар, кирәк вакытта вокзалдан автобуска утыртып озатып җибәрделәр. Практика үтү урыны табарга да булыштылар. Кыскасы, алар бәхетле һәм күңелле яшәделәр.Алсу тырышып укыды. Тәртипле һәм тәүфыйклы кыз, әнисенең терәгенә әйләнде. Артыннан йөргән егетләре дә шактый күп булды. Ләкин ул университетны тәмамлап, эшкә урнашмыйча кияүгә чыгу турында уйламады да. Диплом алган көнне үзенең күңелен яулаган Радигы: "Икебез дә диплом алдык. Чык миңа кияүгә, мин сине бәхетле итәм", - дигәч тә: "Сөйгәнем сабыр ит, башта эшкә урнашыйк. Торак ягын кайгыртасы бар. Бу хакта әти-әниләр, туганнарым белән киңәшергә кирәк", - диде. Радик сөйгәне белән килеште.

Алар икесе дә Түбән Камага, әти-әниләре яшәгән калага кайттылар. Радикны әтисе үзе янына шин заводына урнаштырды. Ә Алсуны Мансур абыйсы үзе эшли торган заводка эшкә чакырды. 15 мең хезмәт хакы яшь белгеч өчен аз түгел иде.

Бер ел тирәсе эшләгәч, Радик әти-әнисе белән Сәмига апаларга сөйгәненең кулын сорарга килде. Мәҗлескә Мансур белән Сәрия, аларның балалары да чакырылган иде. Кунаклар эчми, тартмый, тәртипле, Ислам динен хөрмәт иткән егетнең үтенеченә каршы килмәделәр.

- Сез бергә укыдыгыз. Дуслашып йөрүегезгә дә өч елдан артык вакыт узды. Кызым сине, гаиләсе әйбәт, үзе уңган, акыллы дип, гел мактап килде. Безгә килгән арада да һәрвакыт ярдәмчел булдың, кызыма, миңа хөрмәтең зур. Яратуыңның ихласлыгы сизелеп тора. Улым мин сезнең никахыгызга каршы түгел, - дип Сәмига ханым балаларына үзенең фатихасын бирде. - Бүгенге мәхәббәт, хөрмәтегез гомерлек булсын. Көнләшеп, юк-барга ачуланышып бер-берегезне рәнҗетмәгез. Мансур абыегыз белән Сәрия апагызны да хөрмәт итегез. Сезнең бәхетегездә аларның да өлеше бар. Алар булмаса, кызым сине Казанда укыта алмаган булыр идем. Алар безгә Аллаһы Тәгаләнең бүләге булдылар.

Сәмига ханым бу сүзләрне әйткәндә Алсуның да, Сәрия ханымның да күзләренә яшь тулды. Аларның һәрберсенең башында үз уе, үз фикере иде.

Бераз тынлыктан соң, Алсу: "Без Радик белән туй үткәрмәскә дип сөйләштек. Никахтан соң шул состав белән ресторанга барып утырырбыз. Безгә олы тормыш юлына фатиха биргәнегез өчен рәхмәт", - диде.

Шөкер, Алсу Радик белән бәхетле булды. Ире аңа матурым дип кенә торды. Ике елдан соң, социаль ипотекага ике бүлмәле фатир алдылар. Өй туеннан соң, озак та үтмәде уллары туды. Сабыйга Алсуга бер яшьтән бирле ярдәм итеп яшәгән изге күңелле, фәрештәгә тиң ир хөрмәтенә Мансур дип исем куштылар.

Зөлфия ГАЛИМ

http://shahrichalli.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 30 ноября 2017 в 10:40
    Безопасные и качественные дороги
  • 24 ноября 2017 в 23:20
    Государственные языки