Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Лаеш районында балыкчылар утырган машина боз астына киткән

9 декабрьдә Лаеш районының Мишә елгасында "Нива" машинасы боз астына киткән.

Аның эчендә ике балыкчы да була. Бәхеткә, аларга, машина тулаем су астына киткәнче, аннан чыгып өлгерү насыйп була, дип хәбәр итә ТР МЧСы сайты.

Әлеге ир-атларның балык тотканнан соң өйләренә таба юл тотулары була. Тик менә ярга кадәр 200 метр гына барып җитәргә өлгерми калалар, боз шартлап ярыла да, машина әкренләп су астына китә башлый башлый. Руль артына утырган затның юлдашы югалып калмый, аягы белән тәрәзәне вата, шул рәвешле икесенең дә гомерен саклап кала. Зыян күргән балыкчылар медицина ярдәменнән дә баш тарталар.

Фото: news.prokazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250