Әлмәт таңнары

Күз яшьләре җирдә ятмый

Мәктәпләрдә чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырыйсы көн якынлашкан саен хәтергә бер вакыйга төшә. Күңелне әрнетә торган бу гыйбрәтле язмыш күңелдән һич китми.

Гөлзадәгә карап беркем дә бу ханымның башыннан шулкадәр бәхетсезлек үткәндер дип уйламыйсың: шәһәр кызы, әнисенең бердәнбере, якты, иркен фатирда яши, матур итеп, зәвык белән киенә. Түп-түгәрәк, ай сыман балкып торган, һәрчак елмаюлы йөзле.

... Институтның икенче курсында укыганда кышкы сессиядән соң Гөлзадә укырга килмәде. Моңа һәркем гаҗәпләнде. Чөнки аның бер генә дәрес калдырганы булмады. Киресенчә, ул тырышып белем эстәде, буш вакытын уку залларында үткәрергә ярата иде. Баксаң, Гөлзадә үзеннән олы булган бер авыл егетенә кияүгә чыккан икән. "Аны урлаганнар, көчләп кияүгә биргәннәр", дигән сүзләр дә йөрде. Хәзерге заманда бу сүзләргә кем ышана инде, ишеткәннәр көлеште генә.

- Очраклы булмады минем шәһәрдән китүем, - диде ул кияүгә чыгып ике-өч ел узганнан соң очрашырга туры килгәч.

Баксаң, Гөлзадәбез без уйлаганча бик тә бәхетле бала булмаган икән. Әнисе аны ике яшьлек вакытында әбисенә һәм абыйсы белән җиңгәсе карамагына калдырып шәһәргә китә. Авылга сирәк-мирәк кенә, ит-бәрәңгесе беткәндә генә кайткан арада да ул кызын кулына алып сөяргә вакыт тапмый. Хәтта аның үзенә "апа" диюенә дә эче пошмый, киресенчә, шатлана гына. Гөлзадә абыйсы белән җиңгәсенә "әти-әни" дип үсә.

Кечкенә вакыттан ук аны пөхтәлеккә, тәртипкә, шәфкатьле һәм тирә-юньгә игътибарлы булырга өйрәтәләр. Гөлзадә мәктәптә дә сынатмый, "бик яхшы" билгеләренә генә укый. Сигезенче сыйныфны да яхшы тәмамлый. Абыйсы аңа шул чакта: "Кызым, сиңа әниең янына китәргә кирәк. Шәһәр мәктәбен тәмамласаң, теләсә нинди уку йортына керергә җиңел булыр үзеңә", - ди. Әлеге сөйләшүдән соң Гөлзадә әнисенә хат язып сала. Тик җавап кына үзен озак көттерә. Аптырагач, абыйсы үзе шәһәргә китә. Тиз әйләнеп кайта ул аннан. Гөлзадәнең сораулы карашын күреп, башын читкә бора. Бераз вакыт узганнан соң гына: "Кызым, укуыңны биредә дәвам итәрсең инде. Тырыш, унны бетергәч, институтка барырсың дөньясына үч итеп", - ди.

Вакыт уза тора. Соңгы кыңгырау көне дә җитә. Гөлзадә алдан ук әнисенә авылда бик тә дефицит булган ак оекбаш, ак бантик сорап һәм үзенең дә кайтуын үтенеп хат яза. Зарыгып көткән әнисе кайта. Аның капкадан керүен күреп Гөлзадә очына-очына каршысына йөгерә, бүләкләрне түземсезләнеп көтә. Тик.... сумкада сигарет белән бизәнү әйберләре һәм ярты кило прәннек кенә килеп чыга. Ә иртәгә соңгы кыңгырау, Гөлзадәнең анда ак альяпкычтан, ак оекбаштан буласы, чәчләрен икегә аерып үреп, ак бантик куясы килә. Күпме хыялланды ул бу хакта. Классташ кызларының әниләре күптән барысын да әзерләп куйды. Болай да читенсенгән Гөлзадә ничек итеп абыйсы белән җиңгәсен борчысын. Аларның үзләренең дә эш-мәшәкатьләре муеннан, дүрт балалары үсә. Әнисе бит Гөлзадәне тәрбияләгән өчен аларга бер тиен дә акча бирми. Кызның шешенгән күзләрен күреп җиңәсе сораштыра башлый. Гөлзадә сөйләп биргәч, ул берәр җаен табарга вәгъдә итә. Барысы да, шул исәптән каенсеңлесе - Гөлзадәнең әнисе дә йокларга яткач, ак материалдан оекбаш тегә һәм аның кырыйларын матур итеп крючок белән эшли, резинка урынына җептән үрелгән чуклы бау ясый. Бантикны үзенең кешелеккә кия торган эчке күлмәгенең челтәрен сүтеп, шуннан тегә.

Икенче көнне әнисе рәхмәт әйтәсе урынга: "Йөрисез инде шунда эч пошырып, ярамаган тагы аягыңдагы оек", - ди. Соңгы кыңгырау тантанасында күпме генә күзе белән эзләсә дә, Гөлзадә аны кешеләр арасыннан таба алмый.

Хәзер нинди генә оекбашлар да, оеклар, бантиклар юк. Аларга караган саен Гөлзадә искә төшә.

Гөлзадә урта мәктәпне медальгә тәмамлый һәм әнисе янына китә. Әнисенең тормышын күреп шакката ул. Шәһәрчә җиһазландырылган бер бүлмәле фатирда Гөлзадәгә урын булган ләбаса. Нигә әнисе аны үз янына алдырмагандыр. Бәлки кызы шушында "әни" дә дия башлар иде. Моның сәбәбен Гөлзадә соңрак кына аңлый.

Егетләр белән дуслашуына да әнисе каршы була. "Йөрисең икән, фатирлы шәһәр малае белән йөр. Андый-мондый кияүгә чыгарга уйлама тагын. Монда үземә дә урын җитми әле", - ди ул кызга.

- Бер тапкыр әни дигәч, ул мине нык орышкан иде, - диде Гөлзадә. - Әле дә хәтердә, безгә җыйнак кына киенгән ниндидер ир-ат килгәч, ул мине сеңлем дип таныштырды. Мин үземнең әнигә артык булуымны беренче тапкыр шунда аңладым. Аңа рәхәтләнеп, тормышның барлык ләззәтен тоеп яшәү өчен мин комачаулый идем. Туган көннәр, мәҗлесләр, төрле кешеләр белән очрашулардан мин тәмам туйдым. Алар миңа дәрес хәзерләргә комачау итәләр иде. Әнигә бу хакта әйтсәң, ул котыра башлый. "Мин яшь әле, сиңа да тулай торакта группадашларың янында торсаң булла", дия иде.

Каникулга кайткач, Азат аны чынлап та урлап алып киткән икән. Гөлзадә даным таралыр дип кире кайтмый. Күпмедер вакыттан соң Азат аңа серне тишә. Шәһәргә баргач ул урамда Гөлзадәнең әнисен очрата, кызы турында да сораштыра. Авылдашлар гына түгел, күршеләр дә бит. Аннан Азат Гөлзадәгә битараф түгел иде. Алты яшькә зур булуы гына куркыта иде аны мәхәббәтен аңлату өчен. Әнисе: "Гөлзадә сине күптәннән яратып йөри, ояла гына, урлап алып китсәң генә инде", - дигән егеткә. Шулай итеп, әнисе кызыннан котыла.

Яшь гаилә шәһәргә күчеп килә. Гөлзадә читтән торып укуга күчә. Билгеле, аларны кала колач җәеп каршы алмый. Әмма Азат та Гөлзадә кебек үк сабыр, эшчән булып чыга. Тиз фатир бирелә торган эшкә урнашып, гаилә ике ел дигәндә үз почмагын булдыра. Хәзер аларның тормышлары җитеш. Барысы да бар: өч балалары да, ике оныклары да, дуслары да күп.

- Әни безгә үзенә кирәк чагында гына килде. Үз репертуарында калды. Бөкрене кабер дә төзәтә алмый диләр бит, ул да шулай. Балаларыма "әби" дип дәшүләрен тыйды. Отчество белән генә мөрәҗәгать итәргә кирәк аңа. Мин аның теге юлы абыйга язган хатын табып укыдым бит. Ул мине кызлары кебек тәрбияләп үстергән әти белән әнигә ниләр генә язмаган. Аның: "Әллә бер бала асрарлык кына ипи-тозыгыз юкмы?"- дип ачуланып язган юллары әле дә күз алдымда. Балалар нык авырганда да килеп тә карамады. Алар кечкенә вакытта миңа операция ясаганда балаларны алып калудан баш тартты. Аптырагач, ирем аларны авылга кайтарып куйды, чөнки үзенә минем янда утырырга кирәк иде. Ә бит шунда иремне әни алыштыра ала иде. Юк, аңа ана назы дигән хис бирелмәгән, ахрысы.

Картлык беркемнән дә сорап килми. Гөлзадәнең әнисе дә теләсә дә, теләмәсә дә аның ишеген ачып керде. Нечкә күңелле Гөлзадә күңеле тулы үпкә булса да, үзенә тормыш бүләк иткән анасын язмыш иркендә калдырмады. Ярый әле бәхетенә Азаты да олы йөрәкле булып чыкты. Ә бит кылган гамәлләре өчен гомерләренең соңгы көннәрен үкенеп, саргаеп үткәрүчеләр дә бар. Рәнҗетелгәннәрнең күз яшьләре җирдә ятмый дигәннәре дә дөрес, күрәсең.

Ирина Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: