Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кызын кияүгә бирде. Төзүчегә...

Туйны Казанда гөрләтеп уздырганнар.

31 июль көнне җырчы Илсаф кызы Энҗене кияүгә бирде. Мәҗлескә 130 кунак чакырылган, алар арасында Илсафның җырчы дуслары да булган.

- Артистлардан Алсу Әбелханова, Раяз Фасыйхов, Ришат Фазлыйәхмәтов, Илнар Сәйфиев, Рәсим Низамов килде. Аларга аеруча рәхмәтләремне җиткерәм. Барлык кунаклар да канәгать калды. Туй югары дәрәҗәдә узды дип уйлыйм, - дип сөйләгән Илсаф Intertat.ru хәбәрчесенә. Яшьләргә бүләк итеп ике яктан 100әр мең сум акча салганнар.

Кияү - Руслан исемле, Казан егете, һөнәре буенча төзүче. Энҗегә - 24 яшь, ул ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында эшли, белеме буенча икътисадчы. Яшь пар исә Казанда үз фатирларында яшәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса