«Кызыл канәфер»гә син дә кушыл!
Россиядә «Кызыл канәфер» акциясе башланып китте.
Ничәмә-ничә буыннар кызыл канәфер образы Ватан сакчыларына рәхмәт хисен гәүдәләндереп килде. Быел ул арабызда яшәүче ветераннарга реаль ярдәм билгесе булып тора. Кызыл канәфер рәвешендәге значокны 50 сумга сатып алып, «Я помню. Я помогаю» фондының әлеге изге гамәлен хупларга мөмкин. Сатудан кергән акчалар ветераннарга һәм сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга дәвалау-тернәкләндерү җиһазлары сатып алуга тотылачак.
Кампаниянең төп датасы 22 июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне әлеге значокны тагучылар үзләренең бу эшкә битараф калмауларын күрсәтәчәкләр. Значокларны «Магнит», SELA, «Бәхетле» кибетләрендә, шулай ук газета киоскларында сатып алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа