Реклама
27 яшьлек егет белән 30 яшьлек кызны тиздән хөкем итәчәкләр.
Алар 21 яшьлек кыз белән бергә төнлә Казанның бер фатирында эчеп утырганнан соң, яшь кызга өчәүләп җенси гамәл кылырга тәкъдим итәләр. Әмма кыз ризалашмый. Шуннан соң Альфред Мөхәммәтҗанов кызны ванна бүлмәсенә алып керә, аны Виктория Кузнецова белән бергәләп кыйныйлар һәм егет кызны мәсхәрә итмәкче була. Боларның барысын Кузнецова кесә телефонына төшереп бара.
Альфред Мөхәммәтҗанов белән Виктория Кузнецова гаепләрен таныганнар. Тиздән аларны суд көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа