Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кызлар яулыкларын салырмы?

- Газетагызның чәршәмбе санында "Яулык бәйләү тыелмый" дигән язманы укыгач, килдем әле сезгә, - дип ишектән үк бисмилласын әйтеп керде күптәнге газета укучыбыз Әнисә апа. - Кайсысы тыярга тәкъдим ясаган аны? Җәмгыятьтә башкача тыяр нәрсә калмаган мәллә?..

Әнисә апаның зарлары бик озын иде, әмма ул хаклы. Тыю юнәлешләре байтак бездә, әмма соңгы арада күпләр дикъкать белән әнә шул яулык мәсьәләсен тикшерә.

Дин тотучылар элек тә булган, хәзер дә Аллаһы Тәгалә кануннары буенча яшәргә омтылучылар күп. Ислам дине беркайчан да начарлыкка өндәмәгән, аның нигезе яхшылыкка, изгелеккә корылган. Догаларыбыз гына да бит нинди моңлы, аһәңле безнең. Алар тынычландыру, күңелне сафландыру, аннан соң ниндидер көч, ышаныч бирү үзлегенә ия. Бары тик кемнәрнеңдер (бәлки наданлыктан, я булмаса белмәүдәндер) ислам диненең асылын аңламаулары, аны террорчылык белән бәйләп карарга тырышулары (гәрчә хаксыз кан түгелү Аллаһы Тәгалә каршында яклау таба алмый) җәмгыятьтә тискәре фикер уята.

- Ислам - ул тынычлык дине, җимерүче түгел, үсешне тәэмин итүче дин. Ул беркайчан да кыерсытуга, рәнҗетүгә алып бармый. Исламча киенгән кеше начар дигән сүз түгел бит. Киенү - һәркемнең шәхси эше. Диндә яулык бәйләү, озын итәк кию каралган икән, ник аңа каршы чыгарга? Ярымшәрә йөрүчеләргә сүз әйтүчене күргән юк әле, - Әнисә апаның йөрәген бик әрнеткән бу яңалык. Баксаң, аның ике оныгы да яулык бәйли икән.

- Гаиләбез белән дин тотабыз. Улым да, киленем дә үз теләкләре белән намазга басты. Балалары да алар үрнәгендә тәрбияләнә. Мәктәптә яулыктан йөриләр, укытучылары сүз әйтми. Баштарак яшьтәшләре: "Ник төрендегез?" - дип җәфалады, билгеле. Хиҗап киеп йөрүне тыйсалар, кызларым нишләр инде?

Әнисә апа белән сөйләшеп утырганнан соң хәтеремдә бер очрак яңарды.

Танышым бервакыт яулык япты, якын дуслары бу үзгәрешне нәрсә белән аңлатырга да белмәде. Үзенең сөйләве буенча аны үчекләүчеләр, көлүчеләр дә булган.

- Үзеңне бер дә жәлләмисең: нинди сылу кыз, ә бөтен матурлыгыңны яшергәнсең, сиңа нинди егет карасын? Үз-үзеңне корбан итәсең, - дигән иде аңа мәктәп елларында ук бер парта артында утырган сердәше. Ә иң кызыгы, ул эш таба алмый җәфаланды.

- Яулыктан, озын итәктән икәнлегемне күргәч, бер оешмада: "Безгә гади кеше кирәк, таләпләргә туры килмисез", - диделәр. Ник, мин гади түгелменмени? - дип танышымның ачынып әйткәнлеге әле дә исемдә. - Башта читен иде, хәзер кырын күз белән карап киткәннәренә, йөзләрен чытучыларга да күнектем. Нигә кеше аералардыр. Тормышыбызда исламга хас булмаган ямьсез күренешләр болай да күп: ярымшәрә йөрү, җенси азгынлык, әхлаксызлык, эчкечелек, урлашу - менә шулар белән көрәшсеннәр. Аллаһы Тәгалә кануннарын үтәп яшәү җинаять саналмый.

Шөкер, эшен дә тапты (кибеттә сатучы булып тора), үзе кебек ислам динендәге егеткә тормышка да чыкты, хәзер бәби көтәләр. Гаиләләре белән итагатьлеләр, ярдәмчелләр.

Мондый дистәләгән мисал китерергә була. Азмыни җәмгыятьтә гаделсезлек белән очрашкан, әмма Аллаһы Тәгалә ярдәме белән алардан өстен калган затлар. Нәтиҗә ясап шуны гына әйтергә кала, кешеләрнең дини хисләренә зур хөрмәт белән карау кирәк һәм бу дәүләт эшчәнлегендә дә чагылыш табарга тиеш. Бүген халык арасында таралган уку йортларында яулык бәйләү мәсьәләсен тыныч хәл итү һәм беркемне дә рәнҗетмәү - иң мөһиме. Хәзерге дресс-кодка туры килми дип кенә кешеләр сайлаган кыйбланы бозу яхшыга илтмәс. Күңелендә ислам йөртүче начар була алмый. Киресенчә, көндез "мөслимә", кичен "ирекле" булып йөрүчеләрдән сакланырга кирәк. Кызганыч, арабызда әнә шундыйлары да бар. Менә шулар дин тотучыларның дәрәҗәләрен төшереп йөри дә инде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250