Кыйммәтле машина урлаган әлмәтлене тоткарлаганнар
ТР Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Әлмәттә машина урлаган 20 яшьлек егетне тоткарлаганнар.
Узган елның кышында өй янында Audi С-4 машинасын урлап киттеләр дип, 24 яшьлек ир полициягә хәбәр бирә.
Полиция хезмәткәрләре бурны тоткарлый һәм автомобильне кире хуҗасына кайтарып бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа