Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кытай һәм Америка укучыларына һөҗүм иткәннәр

Көн саен дөньяның төрле илләрендә булган җан тетрәндергеч фаҗигаләр турында хәбәрләр килеп тора.

Ә менә Кытай белән Америкада булган мәктәп балаларына һөҗүм итү очраклары бернинди кысаларга да сыймый.

Кытайда Минь Юнцзюнь исемле ир-ат башлангыч мәктәпкә кереп, 23 баланы пычак белән яралаган, моңа кадәр олы яшьтәге бер хатынга һөҗүм иткән. Шунда булган кешеләр сүзләренә караганда, мәктәпнең беренче катыннан өченчесенә менгәндә, җинаятьче юлында очраган һәркемгә пычак белән янаган. Күпчелек балаларның башлары җәрәхәтләнгән. Тикшерүчеләр фикеренчә, эпилепсия белән авыручы әлеге ир-ат кешеләргә дөнья бетүе хакындагы хәбәрләр йогынтысында һөҗүм иткән.

Американың Коннектикут штатының Ньютаун шәһәрендә 20 яшьлек җанкыяр, башлангыч мәктәпкә үтеп кереп, җиде яше дә тулмаган балаларга, укытучыларга пистолеттан ут ачкан. Бер-беренә терәлеп үк торган ике сыйныфтагы биш яшьтән алып җиде яшькәчә 20 баланың һәм 6 укытучының гомерен өзгән.

Бу хәл 14 декабрьдә була. Бу көнне җанкисәр Адам Лэнза исә бу вакытта үз йортында шушы башлангыч мәктәптә укытучы әнисе Нэнсины атып үтергән була инде. Ни сәбәпле үз анасына кул салган ул - монысын әлегә җирле полиция ачыклап бетермәгән. Үзен тудырган, туендырган, тәрбияләп үстергән газизенә (Адамның әтисе белән әнисе 2008 елда ук аерылышып, атасы аерым яшәгән, олы абыйсы Райан да төп йорттан чыгып киткән була) кул салгач, Адам өч пистолет, бер ау мылтыгы белән коралланып, әнисе укытучы булып эшләгән башлангыч мәктәпкә юнәлә. Гадәттә АКШ мәктәпләренә болай гына үтеп керермен димә. Безнең балалар укый торган мәктәптә, мисалга, башта офис дигән бүлмә аша үтәргә кирәк. Анда ни шөгыль белән килүеңне аңлатып, журналларына имзаңны куйгач кына мәктәпкә керә торган ишекнең йозагын ачалар. Адам ул сак хезмәтен ничек узгандыр, ул килеп керә-керешкә ут ача: мәктәпнең директорын һәм балалар белән шөгыльләнүче психиатрын атып үтерә, коралын берни белмәгән сабыйларга юнәлтә. Бер сыйныф укытучысы, җанкисәрне кертмәскә тырышып, биге булмаган ишекне гәүдәсе белән терәтеп, үз гомере исәбенә укучыларын саклап кала. Башка сыйныф балалары да кайсы-кая яшеренергә ашыга.

Мәктәпнең ике сыйныфын канга батырган адәм үзенә кул салмаса, хәлләрнең нинди борылыш алырга мөмкин булуын күз алдына китерүе дә куркыныч.

"Ватаным Татарстан" газетасы буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250