Кышкы спартакиада Әлмәт студентлары өченче булды
Якшәмбе Казанда студентларның хезмәт отрядлары арасында оештырылган кышкы спартакиадага йомгак ясалды.
Ярышлар үз эченә җиде спорт төрен алган иде. Болар - шорт-трек, чаңгыда узышу, биатлон, аркан тартышу, шахмат, өстәл теннисы һәм көрәш. 11 команда арасында әлмәтлеләр дә бар иде. Кискен көрәштә Әлмәт студентларының җыелма командасы өченче урынны яулады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа