Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кырыгалдарларны пенсионер үзе тоткарлаган

Полициягә җинаять кылучыларны эзләп торырга да кирәк булмаган. Аларны 61 яшьлек хатын үзе тоткарлый.

Чаллыда кызык кына вакыйга була. Пенсионер урамда танышып киткән 38 яшьлек "бичара" хатынны кызганып, өенә кунарга дәшә. Аңа иптәшләре дә кушыла. Төн җиткәч хатыннар әбидә бозым булуын әйтә. Ә иртә белән пенсионер матрас астындагы 20 мең сумының юкка чыгуын белеп ала. Полициягә шалтыратып, фатирын тышкы яктан бикләп тә куя. Шулай итеп, кырыгалдарлар бик тиз кармакка эләгә. Хәзер Самарадан килгән хатыннарга 5 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калу яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса