Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кырыгалдарлар әлмәтленең банк кенәгәсеннән 337 мең сум акча урлаган

69 яшьлек пенсионерның исәп-хисап счетыннан шуның кадәр суммада акча алганнар, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт бүлеге матбугат хезмәте.

7 апрель көнне билгесез бер ир хатынга шалтыратып файдасы тимәгән дару өчен акчаны кире кайтарачагын хәбәр итә. Әби шунда ук улы өчен 33 000 сумлык дару алганын исенә төшерә. Ир аңа банкта счет ачарга һәм аның парольләрен хәбәр итәргә куша. Кырыгалдарның барлык кушканын эшләп, әби үзенең акчаларын көтә башлый. Әмма берничә көн узгач, аның счетындагы барлык акчаларның да электрон юл белән алынуын әйтәләр. Шулай итеп әби 337 мең сумнан колак кага.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса