Кырыгалдарлар әбинең 50 мең сум акчасын урламакчы булганнар
77 яшьлек пенсионерның өй телефонына оныгы булып бер ир-ат шалтырата.
Казанның Мәскәү районында яшәүче әбисеннән җинаять җаваплылыгыннан котылу өчен 50 мең сум акча сорый. "Онык" юл-транспорт вакыйгасына эләгүен, акчаның бик кирәк булуын, аны ниндидер хатын-кыз аркылы биреп җибәрергә кирәклеген әйтә. Бер ел элек аферистлар алдап, әбинең 80 мең сумына ия булган инде. Шуңа күрә бу юлы ул каушап калмый, оныгына шалтырата. Баксаң, ул бернинди бәхетсезлеккә дә юлыкмаган, барысы да яхшы булып чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа