Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кыр үрдәкләре Әлмәтне үз итә

Калабызда кыр үрдәкләренең саны артканнан-арта бара. Алар соңгы елларда кышны, салкыннарга, бураннарга да карамастан, туган якларында гына уздыруны мәхкуль күрә. Үзәк район шифаханәсе артындагы инештә дә бихисап үрдәкләр йөзеп йөри.

Әлмәт матур, төзек кала, экологиясе дә елдан-ел яхшыра бара - бу сүзләрне калабызга килүчеләр бик еш кабатлый. Төрле сәбәпләр аркасында башка шәһәрләргә күчеп китәргә мәҗбүр булганнар нефтьчеләр башкаласын һаман да сагына. Күптән түгел генә редакциягә элеккеге газета укучыбыз, хәзер Казанда яшәүче Әнвәр абый Гыйльметдинов шалтыратты. Ул хәл-әхвәлләрне сорашты, шәһәр һәм район яңалыклары белән кызыксынды, һаман да Әлмәтне сагынуын, аның төшләргә керүен, парк, шарлавыклы буалар буйлап тагын бер кат узасы килүен җиткерде. Ә бит ул тумышы белән Апас районыннан.

Менә шулай, халык белми әйтмәгән, туган якның кадерен белү өчен еракка китеп кара дип. Хәтта моңа кадәр дөнья гизгән үрдәкләрнең дә туган җирләреннән беркая китәсе килми. Аларның безнең сулыкларны үз итүе дә очраклы түгелдер. Әгәр пычрак сулар акса, канатлы дусларыбыз биредә тоткарланыр идеме икән? Суда канат кагулары аларны үзләренчә шатланулары, экологияне савыктыру буенча алып барылган эшкә рәхмәт белдерүләре дип кабул итәргә кирәктер.

Моңа кадәр кыр үрдәкләрен шарлавыклы буаларда гына күрә идек. Бу аңлашыла да, ярлары төзекләндерелгән, челтерәп су ага, искиткеч гүзәл манзара! Үзәк шифаханә артындагы инешкә дә килеп җиткән үрдәкләр. Димәк, аларга биредә дә уңайлы. Микрорайон белән шифаханә арасында яңа күпер дә төзелгәч, инеш яны тагын да җанланып китте. Үрдәкләр кешеләрнең үтеп-сүтеп йөрүен көтеп ала. Бигрәк тә кичке якта балаларны күреп ярга чыгарга ашыга алар. Канатлы дусларын нәниләр дә ярата, күпердә туктап аларга һәркөн җим сибә.

- Үрдәкләр килгәнче кызымның балалар бакчасына барасы килми иде. Хәзер үрдәкләрне ашатабыз дигәч, ашыга-ашыга үзе киенә. Ул кошлар белән сөйләшә, аларга ипи валчыклары ыргыта, инештә чүп күрсә, аны ташлаучыларны сүгә. Менә кайда ул экологик тәрбия! - диде биш яшьлек Әминәнең әнисе.

Аның сүзләренә шушы тирәдә яшәүче пенсионер Галимә апа да кушылды. Һава суларга чыккан бер төркем әбиләр дә бирегә иртә-кич киләләр икән. "Авылны, яшь чакларны хәтерләтә. Элек бит каз-үрдәк асрамаган гаилә аз иде. Елгада әнә шулай матур итеп йөзгәннәре әле дә күз алдында", - диде Галимә апа.

Үрдәкләр хәзер кешеләрдән курыкмый, хәтта ярга чыгып аларга таба бара. Мәрхәмәтлелекне кошлар да сизә...

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250