Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

КУРЫКМАГАН ДА! Интернет ярдәмендә дүртенче баласын тапкан

"Ашыгыч ярдәм"гә шалтыратып, ханым өендә бала табуын әйтә һәм документлар тутыруларын сорый.

Урында ачыкланганча, 30 яшьлек хатын үз фатирында дүртенче баласын таба. "Ничек үзегез генә булдыра алдыгыз?" - дигән сорауга ул барысын да алдан ук Интернеттан укып өйрәнеп куюын әйтә. Нәтиҗәнең яхшы булуына карамастан, табибларны башкасы борчый: хатын "ашыгыч ярдәм"гә бала табып, бер тәүлек вакыт узгач кына мөрәҗәгать итә. Хәтта медиклар аны бала табу йортына баруын сорагач та, ул каршы чыга. Бу вакыйга турында аларга балалар шифаханәсенә хәбәр итүдән тыш башка чара калмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса