Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Әлмәт районы
18+Бер көн эчендә Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре барлыгы 6 янгынны сүндергән. Аларның аеруча куркынычы Чаллыдагы күпкатлы йортларның берсендә теркәлгән.
Янгын турындагы хәбәрне Чаллының гадәттән тыш хәлләргә каршы көрәш вәкилләре бүген иртән ала. Алар шундук фаҗига урынына юнәлә. Пожарны сүндерүдә барлыгы 20 кеше һәм 8 берәмлек техника катнашканлыгы мәгълүм. Шунысы мөһим: янгын сүндерүчеләр янгынны 15 минут эчендә сүндерә.
Әлеге фаҗигадә зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк. Янгынның сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа