Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Куркыныч табылдык. Егетне кем тураклаган

Шәһәрдә яшәүчеләрнең берсе чүп түгә торган савытта ир кешенең җенес әгъзасын һәм ботларын күреп ала һәм полициягә хәбәр итә.

Соңрак янәшәдәге чүп савытында ирнең башын да табып алалар. Полиция хезмәткәрләре Чиләбедәге кеше тураклаучының эзенә тиз төшәләр. Ул егетнең әбисе булып чыга. Әбинең фатирыннан егетнең башка әгъзаларын һәм эш коралын - балтаны да табып алалар.

Әби 28 яшьлек оныгын күмәр өчен акчасы булмаганлыктан, аның асылынган гәүдәсен төшерә дә тураклап ыргытырга карар итә. Аның әйтүенә караганда, оныгы аның тәрбиясендә яшәгән, беркайда да эшләмәгән, эчә торган булган, эчкән өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка да тартылган.

Хәзерге вакытта егетнең үлү сәбәпләре ачыклана. Аның асылынып үлгәнлеге расланса, әбигә карата ачылган җинаять эшен туктатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса