Әлмәт таңнары

Кунакка килгән танышы талап киткән

79 яшьлек ир-ат 29 яшьлек таныш хатын-кызы кунакта булып киткәннән соң күп кенә әйберенең юкка чыгуын сизә.

Реклама

Башкортостанның Октябрьск шәһәрендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан фатирда талауда шикле дип табылган хатын-кыз тоткарлана. Ачыкланганча, 29 яшьлек татарстанлы белән пенсионер даими рәвештә очраша. Әйберләре югаласы көнне дә ул яшь ханымны кунакка чакыра. Ханым фатирга бик зур спорт сумкасы белән килә. Хуҗа кухняда маташкан арада кунак өйдәге барлык кыйммәтле әйберләрне, шул исәптән дәвалау аппаратларын, нотбук, пенсия күчерү өчен банк картасын да сумкасына тутыра. Хәтере начар булу аркасында пенсионер картасын пин-код язылган конвертта саклый торган була. Полиция каракның эзенә төшкәнче ханым Казанга кайтып урлаган әйберләренең бер өлешен сатып өлгерә. Ә банк картасыннан супермаркетта азык-төлек өчен түләгәндә генә бер тапкыр файдаланып кала. Аннан соң карта ябыла. Тулаем алганда пенсионерга 75 мең сумлык зыян салына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: