Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кунакка килгән җиреннән җинаятьчегә әйләнгән

Кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара.

Бу хәл Яшел Үзәндә була. Узган шимбә көнне Казаннан 57 яшьлек кеше бертуганының кызларына үзенең туган көнен билгеләп үтү өчен килә. Берничә көн элек кенә кыз 32 яшьлек өйдәшен өйдән куып чыгарган була. Мәҗлеснең кызган вакытында өйдәш кире кайтып керә һәм бергәләп бәйрәм итүне дәвам итәләр. Ирләр арасында бәхәс туа. Шунлыктан кыз өйдәшен тагын куып чыгара.

Әмма егет үҗәт булып чыга. Ул тагын әйләнеп кайта. Туган көнен билгеләп үтүче ир түзмичә пычакка тотына һәм егетнең эченә кадый. Егет алган җәрәхәттән йорт подъездында җан бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса