Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кунак телевизор белән ноутбук урлап качкан

Кунакка дип килгән җиреннән 28 яшьлек егет инглизләрчә кайтып китә: үзе белән 22 меңлек телевизор һәм 10 мең сумлык ноутбукны урлый.

Яр Чаллының бер малосемейкасында булган бу вакыйгага полиция хезмәткәрләре бик тиз нокта куя.

Ноутбук хуҗасының әтисе үзенең дустын кунакка эндәшә. Спиртлы эчемлекләр кулланганнан соң, әти кеше йоклап китә. Кунак исә үзе белән телевизор һәм ноутбукны алып чыгып китә.

Элек охшаш җинаять эше өчен җаваплылыкка тартылган булган 28 яшьлек Чаллы егетен тоткарлыйлар. Хәзер аңа карата "Урлау" маддәсе буенча тагын җинаять эше ачканнар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса