Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Кулланышта булган машиналарга бәяләр 40% ка арткан

Узган ел белән чагыштырганда, кулланышта булган машиналарга бәяләр 28% ка арткан. Әлеге саннарны "Автостат" аналитик агентлыгы хәбәр иткән.

Чагыштыру өчен өч ел эчендә иң популяр булган автомобильләр китерелә.

Мәсәлән, Ford Focusны 2014 елда 480-500 мең сумга алып булган. Хәзер исә бу модель 612 000 сум тора. Өчеллык Kia Rio машинасын узган ел 400 000 сумга алып булса, быел исә бу модель өчен ким дигәндә 517 мең сум чыгарып саласы була. Йөрелгән Toyota Camry машинасына бәяләр исә гомумән 40 % ка арткан: 870 мең сумга каршы 1 200 000 сум чыга.

Аналитик агентлык саннары буенча, 2014 елның азагында кулланышта булган машиналарны сату да ике тапкырга кимегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса