Әлмәт таңнары

Кукмарада онытып калдырылган сумкалар шартлаткычлар булу-булмауга тикшерелгән

Хәтта этләр ярдәмендә тикшерү уздырылган.

Күптән түгел Кукмара районы эчке эшләр бүлегенең дежур частендә, үзәк дәваханәнең регистратура бүлеге янында хуҗасыз сумка тора, дигән хәбәр алына.

"Хәбәр кабул ителү белән барлык оператив хезмәт вәкилләре дә шул урынга чыктылар, МЧС хезмәткәрләре, этләр ярдәмендә тикшерү уздырылды. Анда бернинди шартлаткыч матдә булмавы, ә кемнеңдер шәхси киемнәр салынган спорт сумкасын онытып калдырганлыгы ачыкланды, - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рамил Нургалиев. - 13 ноябрь көнне киез итек-киез комбинатының кибетеннән дә саклау камерасында рюкзак калдырылган, дигән хәбәр алынган иде. Шулай ук тиз арада тикшерү эшләре башкарылды. Рюкзакны 12 ноябрь көнне итек алырга килгән Кизнер кешесе онытып калдырганлыгы билгеле булды. Ул сумкасын килеп алды", - дип белдерә ул Кукмара җирле басмасына.

Реклама

("Татар-информ")

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: