Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Көрәшергә кирәк!

Кайвакыт, кырыс шәһәр кешеләренә бирешеп, күңел дигәне салкынаеп бозлана. Бар дөньяны каргап, беркемне дә күрмәскә-ишетмәскә, бөтенләй саңгырау булырга теләп, дүрт дивар эченә яшеренәбез... Яшьлек чынлап та тилеләрчә үтә: санак, телевизор, бәлки китап, ә бәлки клуб, иң мөһиме - ялгызлык, бүтәннәр комачауламасын. Бер минут. Бер көн. Ярты гомер... Ә кемдер бер...

Кайвакыт, кырыс шәһәр кешеләренә бирешеп, күңел дигәне салкынаеп бозлана. Бар дөньяны каргап, беркемне дә күрмәскә-ишетмәскә, бөтенләй саңгырау булырга теләп, дүрт дивар эченә яшеренәбез... Яшьлек чынлап та тилеләрчә үтә: санак, телевизор, бәлки китап, ә бәлки клуб, иң мөһиме - ялгызлык, бүтәннәр комачауламасын. Бер минут. Бер көн. Ярты гомер... Ә кемдер бер генә секундка да кеше тавышын, бик кырыс булса да, ишетергә тели, шул кеше белән, бер хисен дә яшермичә, ихластан сөйләшергә тели, кемдер барлык классташлары кебек йөгереп футбол уйнарга, хәтфә болыннан, иртәнге чык өстеннән аргамактай чабып үтәргә тели... Ә кемдер...
Гөлнара әле һаман да шундый өметләр белән яши. Тумыштан ук аңа әнисенең чибәрлеге, әтисенең якты елмаюы күчкән... Тик язмыш кына аны барлык балалардан гомерлеккә "аерган" - Гөлнара тумыштан ук инвалид. Аның ДЦП. Кайбер әти-әниләр мондый диагнозны ишеткәч тә бу бала-бәладән тизрәк котылырга теләсәләр, Гөлнараның әти-әнисе киресенчә - кызны тагы да ныграк ярата башлыйлар, бу авырлыкны алар Ходайның тагын бер сынавы буларак кабул итәләр...Һәм һич тә сынатмадылар - хәзер Гөлнара бөтен гаиләнең чын горурлыгы, балалар өчен язылган китаплар авторы, "Яңа дулкын", "Аксенов-ФЕСТ", "Во имя жизни" кебек махсус яшьләр өчен оештырылган шигърият, нәфис сүз осталыгы бәйгеләренең җиңүчесе, хөрмәтле кунагы. Менә шундый бер бәйгедә без таныштык та. Мин, өмет иткән урыныма ирешә алмагач, бераз боегып утырганда, ул үзенең коляскасында әкрен генә яныма килеп: "Борчылма! Синең барысы да алда әле! Миңа синең чыгышың бик ошады", - дип юатмасынмы! Шундый мизгелләрдә чынлап та могҗизалар барлыгына ышана башлыйсың.
Гөлнара китапларны балачактан ук яза икән. Нәрсәдән соң башланды бу, дигән соравыма ул бераз уйланып куя.
- Балачагымда телевизордан бер тапшыруны бик яратып карый идем. Хәзер инде исемен хәтерләмим, алып баручысы Анофриев булды шикелле... Шул тапшыруда балаларның хатларын, хикәяләрен укып, аларга рәсемнәр төшерә торганнар. Минем дә хикәя язасы килде. Сул кулымның бер бармагы белән компьютерда үземнең беренче әкиятемне җыя башладым. Башта бик нык авыр булды, эшем әкрен, бик әкрен бара иде. Әкиятемне язып бетергәнче тапшыруны ябып та куйдылар. Ә мин бирешмәдем - хикәяләр язу ошап калды. Үземнең эшләремне Мәскәүнең "Жили-были" газетасына җибәреп карадым - бастырдылар, әле мактап-мактап, алга таба да язуымны үтенеп сорадылар. Шатланып, тагын-тагын язарга тотындым. Үзем бала булгач, хикәяләрем дә күбрәк балаларга багышланып язылган (хәзер дә күбесе нәкъ балалар өчен). Аннары, үсә баргач, хикәяләр язу минем хобби гына түгел, яшәү көче икәнлеген аңладым. Чынлап та, үзем йөри алмасам да, хикәяләр геройлары аша бу дөньяны гизәм, дуслашам, яратам...Һәм, беләсегез килсә, минем өчен чикләр юк.
Хәзерге заманда инвалидларның иң зур проблемасы - башка кешеләрнең аңламавы, битараф булуы. Мин бу турыда үземнең "Олененок" дигән әкиятемдә язган идем инде... Инвалид - шәхес, шуны онытмагыз! Тарих өчен барыбыз да бертигез - инвалидлар да, нормаль кешеләр дә... Моны Фатих Әмирхан, Делано Рузвельт, Кутузов, Бетховен, Алексей Маресьевлар үзләренең тормышлары белән дәлилләгән. Инвалид - үз-үзеңә төкерергә мөмкин дигән сүз түгел. Бирешмәскә, көрәшергә кирәк! Минемчә, инвалидар гади кешеләргә карата хәтта көчлерәк тә - чөнки без бу тормыш белән инде чыныккан!
Татарстанда янә башланып килгән "Доступная среда" программасына зур өметләр багламыйм... Яңа коляска бирсәләр иде, уңайлысын... Һәм пандуслар! Пандуслар бик кирәк! Бу минем беренче зур хыялым - чиксез шәһәр! Чиксез ил! Чиксез дөнья!..

Досье
Исем-фамилиясе: Миранова Гөлнара Миран кызы

Яңа ел хыялы:

чынга аша алмаганы: сау-сәламәт кеше булу;
чынга аша алганы: Париж шәһәрен күрү.

Яраткан музыкасы: "Чай вдвоем", Поль Мариа оркестры, Тото Кутуньо.

Девизы:
"Нишләсәң дә, эшләп кал. Аннары эшләмәдем дип үкенерлек булмасын".
Хөкүмәткә үтенече:
"Доступная среда" программасы сүздә генә калмасын иде! Пандуслар, реабилитация үзәкләре бик нык кирәк!

Э.БАЙНАЗАРОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250