Күршедә йорт янганны күреп йөрәге тоткан
Бер катлы кирпеч йортта янгын чыккан.
Янгын сүндерүчеләр яна торган йорттан 74 яшьлек хуҗа хатынны коткаралар һәм түбәне сүндерергә керешәләр. Ә бу вакытта янгынны күрүдән күршедә яшәүче өлкән яшьтәге ханымның йөрәге тота. МЧС хезмәткәрләре аңа беренче ярдәм күрсәтә, аңына китерә һәм килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасы кулына тапшыра. Әмма ханымның гомерен саклап калу мөмкин булмый.
Алдан фаразлау буенча, Яшел Үзәндәге янгын йорт түбәсендәге электр үткәргечләрдә кыска ялганыштан чыккан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа