Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Күрше районнарда ике хатын авыр тән җәрәхәтләре ясауда шикләнеп, кулга алынган

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, беренче очрак Бөгелмәдә булган. Кулга алынган хатын - 1956 нче елгы.

Ул исерек хәлдә элегрәк хөкем ителгән шулай ук исерек 34 яшьлек улының эченә пычак белән һөҗүм иткән. Полициядә кулга алынган хатын сөйләгәнчә, ул әлеге җинаятьне кисәк килеп чыккан талаш нәтиҗәсендә кылган.

Икенче очрак Лениногорскида теркәлгән. Сак хезмәткәрләре тарафыннан 1976 нчы елгы эшсез хатын кулга алынган. Бергә исерткеч эчемлекләр эчкәннән соң, хатын талаш нәтиҗәсендә элек хөкем ителгән һәм аның бергә яшәгән 1976 нчы елгы ирнең эчен пычак белән яралаган. Җәрәхәтләнгән ир - хастаханәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса